Акчага – бала?! Россиядә суррогат әнилекне хуплаучылар арткан

Соңгы арада Россиядә яшәүчеләр арасында суррогат аналарга карата мөнәсәбәт үзгәрә башлаган. Илкүләм тикшеренү үзәге (ВЦИОМ) китергән мәгълүматларга ышансаң, ике ел элек «күке аналар»ны ил халкының 60 проценты хуплаган булса, хәзер андыйлар саны 70 процентка җиткән. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди халык. Соңгы елда илдә бу хезмәттән файдаланучылар саны да бермә-бер арткан. «Күке ана» язмышына кемнәр дучар була? Татарстанда суррогат аналар ни дәрәҗәдә популяр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Сорау да, тәкъдим дә зур

Бүген Россиядә 5,5 миллион гаилә кысырлык аркасында әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм. Дөнья күләмендә исә барлык парларның  20 проценты шундый язмышка дучар. Шуңа үз сабыен сөя алудан өмет өзгән күпләр суррогат аналарга мөрәҗәгать итә. Әти-әни булуда әлеге ысулның асылы турында ишетеп белмәгән кеше юктыр бүген. Ясалма рәвештә аталандырылган күкәй күзәнәкне суррогат ананың аналыгына утырту юлы белән эшләнә ул. Әлеге ысул белән ил күләмендә ел саен 20 меңнән артык бала туа. Республика буенча төгәл саннар билгесез. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген республикада барлыгы 8 клиникада суррогат ана хезмәте күрсәтелә. Шуларның 7се – Казанда, берсе Чаллы шәһәрендә урнашкан. Франция, Германия, Австралия, Норвегия һәм Швеция кебек илләрдән аермалы буларак, Россиядә суррогат әнилек законлы рәвештә рөхсәт ителгән.

Әти-әни булырга ярдәм иткән иң нәтиҗәле ысулларның берсе саналса да, күп кенә парлар суррогат әнигә мөрәҗәгать итүләрен яшеререгә тырыша. Шуңа күрә, закон нигезендә эшләүче медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәсе урынга, күпләр аны мөстәкыйль рәвештә интернеттагы төрле сайтлардан эзли. Ә алар буа буарлык. Суррогат әни эзләүчеләр дә, акчага бала табып бирергә теләүчеләр дә җитәрлек. Әйтик, Казандагы интернет-порталларның берсендә бер көн эчендә генә дә суррогат әни булырга теләүчеләрдән 12 игълан эленгән. Башкаладагы суррогат әниләрне бу адымга нәрсә этәрә икән соң? Шушы сорауга җавап табу максатыннан, без дә әлеге игъланнарның берсе буенча элемтәгә кердек.

«Ясалма корсак куеп йөрдем»

Әлеге агентлыкка шалтыраткач, сүзне кыска тотып, берәр көнне үзләренә килергә кушарлар, суррогат ананы сайлашып, кирәклесе белән очраштырырлар дип күз алдына китергән идем. Телефондагы ягымлы тавыш эшне онлайн рәвештә генә башкарырга булды. Үземә кирәкле таләпләрне атап киткәч, ул миңа Оля исемле кызны тәкъдим итте. «Безнең базадагы суррогат аналар арасында сезгә ул гына туры килә. Ул башка кеше белән килешү төзеп өлгергәнче шалтыратыгыз», – диде бу.

Оля белән шактый озак сөйләштек. 28 яшьлек ханым Казандагы оешмаларның берсендә хисапчы булып эшли. Аралаша башлаганда ук искәртеп куйды ул: бу аның икенче мәртәбә суррогат ана булырга теләве икән. Беренче тапкыр ул бу адымга үз баласы тугач барган. Сәбәбе һаман да шул акчага килеп терәлә. «Ул чакта бик авыр вакытларым иде, – дип искә ала ул елны Оля. – Бала туганчы ук ирем ташлап китте. Яңа туган сабый белән «малосемейка»ның кысан гына бер бүлмәсендә яшәп калдым. Шуннан суррогат әни булырга карар кылдым. Моның өчен алган гонорарыма бүлмә саткан акчаны куштым да бер бүлмәле фатир сатып алдым. Хәзер менә тагын зур суммада акча кирәк».

Суррогат әни вазыйфасын башкарган Оляга нахак сүзләрне дә, кырын карашларны да еш күрергә, ишетергә туры килгән. Күп кенә таныш-белешләре аны бала сатып акча эшләүдә гаепләгән. «Бала таба алмаган гаиләгә сабый бүләк итүнең ни гаебе бар соң? Мин бит аны сатмыйм. Кулымнан килсә, бөтенләй акча алмас идем. Карынымда йөрткән сабый – генетик яктан тулысынча үз ата-анасының баласы. Ә мин инкубатор ролен генә башкарам. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кан тапшырган донорларны берәү дә гаеп итми бит. Монда да шул ук хәл», – ди ул.

Беренче тапкыр суррогат әни булганда Оляга килешү нигезендә 900 мең сум акча түләргә тиеш булганнар. Тик ул игезәкләр тапкан. Шуңа күрә гонорарга тиешле сумманың тагын 30 проценты өстәлгән. Бүген дә ул шул ук суммага бала табып бирергә риза. Киләсе атнада дүшәмбе күрешергә килешеп саубуллаштык. «ВК» социаль челтәрендә үз хезмәтләрен тәкъдим иткән берничә «күке әни» белән дә элемтәгә кердек. Барысы да диярлек бу адымга тиз арада акча кирәк булганга баруын әйтә. Араларында берсе килешү төземичә генә хезмәттәшлек итеп булмасмы икән дип кызыксынды. Шәхси мәгълүматларының беркайда да күренүен теләми икән. Ул сиңа бала алып кайтып бирә, син аның «тапкач, баланы, валлаһи, бирәм» дигән вәгъдәсенә ышанырга тиеш буласың, кыскасы. Моның өчен яхшы гына ташлама да ясарга да вәгъдә итте.

Әлмәттә яшәүче Җәләловлар да, ун ел тилмергәннән соң, суррогат әни табарга булган. «Тәрбиягә бала алып та булыр иде. Тик иремнең үз баласын үстерәсе килде», –  ди Әлфия ханым (исеме үзгәртелде). Үзләренә бала табып бирерлек хатынны суррогат әниләр агентлыгы аша таба алар. «Организмы яшьрәк булыр дип, 26 яшьлек хатын-кызны сайладык. Үзенең ике баласы бар. Йөклелек чоры яхшы узды. Аның белән гел аралашып, акчалата ярдәм итеп тордык. Бала тугач, килешү нигезендә 1,1 млн сум акча түләдек. Суррогат әнидән бала таптыруыбызны күршеләр түгел, якын туганнарыбыз да белмәде. Бала туганчыга кадәр ясалма корсак киеп йөрдем», – дип шаккатырды әңгәмәдәшем. Бактың исә, суррогат әниләр хезмәте тәкъдим иткән клиникаларда шундый ясалма корсаклар сатыла икән. Бәясе уртача 7–8 мең сум.  Онлайн кибетләрдә аларның 2–3 меңлекләрен табарга була.

Суррогат ана урамнан керми

Суррогат ана нинди булырга тиеш? Ул баласын генетик ата-анасына тапшырудан баш тартса, ни эшләргә? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова «күке аналар»га  бәйле иң актуаль сорауларга ачыклык кертте.

– Фирая Маратовна, соңгы елларда суррогат аналарга мөнәсәбәт үзгәрдеме?

– Бер унбиш ел элек суррогат ана булу халык тарафыннан ниндидер гайре табигый күренеш кебек кабул ителә иде. Элегрәк бу хакта ничектер ачыктан-ачык сөйләшү дә булмады. Бу ысулдан файдаланган кешеләр дә әлеге адымга баруын сер итеп сакларга тырыша иде. Бүген исә суррогат аналарга мөнәсәбәт йомшара төште. Халык арасында да моңа аңлап караучылар саны арта бара. Җәмгыятьтә суррогат аналыкка карата тискәре караш тудыруда массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта таралган уйдырма, күпертелгән мәгълүматлар, бу хакта төшерелгән кинофильмнарның да өлеше зур. Аеруча соңгылары чынбарлыкны бозып күрсәтә. Суррогат ананы урлау, аннан мәҗбүриләп баласын тартып алу яки әни кешенең баласын бирүдән баш тартуы кебек вакыйгалар күрсәтәләр. Чын тормышта аларның берсе дә булмый, була да алмый. Бу юнәлештә барлык эш килешү нигезендә, юридик яктан җентекләп башкарыла. Суррогат ана хезмәтен күрсәткән клиника тудыручы ананың да, туачак баланың генетик ата-анасының да хокуклары сагында тора.

– Шулай да суррогат аналар арасында, бала тапкач, сабыен генетик ата-анасына бирүдән баш тартканнары юкмы? Хатын-кызның тугыз ай буе күкрәк астында йөрткән нарасыен, табуга ук, башка кешегә тапшыруын күз алдына китерү кыенрак…

– Бездә суррогат аналык программасы 2005 елда гамәлгә ашырыла башлады. Шуннан бирле шундый бер генә очракның да күзәтелгәне булмады. Сүз уңаеннан шунысын да искәртим: суррогат ана белән карындагы бала арасында бернинди генетик бәйләнеш юк.

– Суррогат ана хезмәтенә, гадәттә, кайсы очракларда  мөрәҗәгать итәләр?

Иң беренче чиратта бу мөмкинлектән билгеле бер сәбәпләр аркасында аналыгын алдырырга туры килгән хатын-кызлар файдалана ала. Хатын-кызга ана булырга комачаулаган ниндидер генетик авырулар булганда, йөклелек гүзәл затның гомеренә куркыныч тудырган очракта да бу ысул рөхсәт ителә. Җиде-сигез тапкыр ЭКО (ясалма орлыкландыру) ясаганнан соң да кайбер хатын-кыз йөккә уза алмыйча тилмерә. Андый чакта да суррогат ана хезмәтеннән файдалану турында уйланырга җирлек бар.

– Фигурасын бозарга куркып, суррогат анадан гына бала таптыртырга хыялланган хатын-кызлар да бар бит…

– Россиядә суррогат ана хезмәтеннән медицина күрсәткечләре буенча гына файдаланып була. Фигура бозарга теләмәвең аркасында гына суррогат анадан бала таптыру рөхсәт ителми. Закон нигезендә, андыйлар бу мөмкинлектән файдалана алмый.

– Алар барыбер үз дигәненә ирешәдер ул. Хәзер интернетта суррогат ана булып, бала табып бирергә вәгъдә иткән әллә никадәр агентлык, шәхси игъланнар очратырга мөмкин…

– Кызганыч, андый күренеш тә бар шул. Әмма нормаль агентлык барыбер закон нигезендә эшләргә тиеш. Без үзебез суррогат аналар табып, сайлап алырга ярдәм иткән агентлык белән хезмәттәшлек итәбез. Суррогат ананы сайлап алу – бик зур хезмәт. Ник дигәндә, бу эшкә тотынганчы, иң элек суррогат ана булырга җыенган хатын-кызның бу адымга ни сәбәпле баруын, аның нинди максатларны күздә тотуын, бу адымга рухи яктан ни дәрәҗәдә әзер булуын ачыкларга кирәк. Шул рәвешле бу мәсьәләгә медицина ягыннан гына түгел, психологик, социаль яктан да якын килергә кирәк. Әйткәнемчә, суррогат ананы сайлау – бик җаваплы, иң мөһим адымнарың берсе. Әгәр генетик ата-ана суррогат ана булырга теләгән теләсә кемгә мөрәҗәгать итсә, бик кыен хәлдә калырга мөмкин. Шуңа күрә моның белән махсус агентлыклар шөгыльләнергә тиеш.

– Суррогат ана булырга теләгән хатын-кызга нинди таләпләр куела?

– Иң беренче чиратта, булачак суррогат ананың моңа кадәр инде бала тапкан булуы, ягъни үз балаларының да булуы шарт. Бу иң элек ялган, алдау очракларын булдырмас өчен эшләнә. Әйтик, бала табарга сәләтсез булган хатын-кыз шушы ысул белән шәхси проблемаларын да хәл итәргә маташырга мөмкин бит. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Суррогат ана машина түгел, ул да – шул ук хисчән хатын-кыз. Баласын табып, генетик анасына тапшырыр чак җиткәч, аңа рухи яктан бик авыр булырга мөмкин. Янында шушы аналык хисләрен кичерергә үз баласы булса, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Моннан тыш, суррогат әни булу өчен хатын-кызның 18–35 яшьлек, психик һәм физик яктан сау-сәламәт булуы шарт. Аның эчү, тарту кебек начар гадәтләре булмау, наркотиклар кулланмавын әйтеп тә торасы юк.

– Суррогат ана булу мәҗбүри медицина иминияте полисына кертелгәнме?

– ЭКОдан аермалы буларак, суррогат ана булу мәҗбүри медицина иминияте полисына кертелмәгән. Гадирәк итеп әйткәндә, хөкүмәт суррогат анага тотылган чыгымнары капларга тиеш түгел.

– Татарстанда суррогат анадан туган ничә бала исәпләнә?

– Республика күләмендәге саннарны төгәл генә әйтү кыен. Безнең карамактагы ике клиникада әлеге юл белән елына 20ләп бала дөньяга аваз сала.

Татарстанда суррогат ана хезмәте күпмегә төшә?

– Бу хезмәтнең төгәл суммасы бик күп төрле факторларга, шул исәптән, суррогат ананың бу ярдәме өчен күпме гонорар алырга теләвенә бәйле. Ул туачак баланың генетик ата-анасы белән үзара килешеп билгеләнә. Шулай да республика күләмендә уртача алсак, бездә суррогат ана хезмәте 1 миллион сум чамасына төшә. Моннан тыш генетик ата-ана аңа ашау-эчү, витамин, дарулар алу өчен ай саен өстәмә акча күчереп торырга да тиеш.

Суррогат ана баласын генетик ата-анасына тапшырудан баш тарткан очракта ни эшләргә?

Сорауга юрист Равил Харисов җавап бирә:

– Бу очракта иң элек суррогат анага язмача дәгъва җибәрергә кирәк. Ул аннан соң да баланы бирүдән баш тартса, баланың генетик ата-анасы судка шикаять язарга тиеш. Әгәр ул баланы үзенә яздырган булса, сабыйның генетик ата-анасына аның биологик әти-әнисе булуын исбатлау авыр булачак. Җавап бирүченең – бу очракта суррогат ананың – эмбрионны үзенә күчереп утыртуга ризалык бирүе дә дәлил булып санала алмый. Ягъни суррогат ананың баланы күтәреп, табып бирергә ризалык бирүе ул сабыйны аларга мәҗбүри тапшырырга тиеш дигән сүз түгел. Россия Гаилә кодексының 52 нче маддәсендәге 3 нче пунктта шулай диелгән. Суд суррогат ана белән ике арада төзелгән килешүне дә дәлил буларак кабул итмәскә мөмкин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Ислам дине ягыннан караганда суррогат ана булу – зина кылу белән бер дәрәҗәдәге гөнаһ, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә каршы килү санала. Раббыбыз баласызлык белән сыналган гаиләләргә мәсьәләне чишүнең башка юлларын тәкъдим итә. Диндә күпхатынлылык рөхсәт ителү дә, нигездә, шул максатны күздә тота. Бала тудыру йортыннан сабый алганнан соң, могҗизалы рәвештә йөккә узган хатын-кызлар бик күп. Табиблар: «Сез бала алып кайта алмаячаксыз», – дисә дә, чынлыкта моны бары тик Аллаһы Тәгалә генә хәл итә.

Сүз уңаеннан

Суррогат әнидән туган баланы үзенеке итеп рәсмиләштерү өчен, генетик ата-ана ЗАГС идарәсенә туу турында медицина таныклыгын, суррогат ананың ризалык язуын, ЭКО клиникасы белешмәсен тапшырырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 

 

 


Фикер өстәү