Халыкара сайтта татар «фатиры»н булдырган Фәһим Җиһаншин: «Телне оныта башлаучылар өчен кирәк ул»

Forvo.com сайты – дөньяда иң зур халыкара аудиосүзлекләрнең берсе. Анда 400 тел белән танышырга мөмкин. 2008 елда төзелә башлаган сүзлектә бүген 3 миллионнан артык язма бар. Бу базаны бары тик туган теленә битараф булмаган волонтёрлар гына тутыра, бернинди хезмәт хакы да каралмаган. Моннан 10 ел элек Forvo халыкара әйтелешләр сәхифәсенең интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителә. Бер дистә ел эчендә туган телебездәге сүзләрнең әйтелешләре 770 меңнән узып, 2018 елда без сайтта беренче урынга чыктык. Шул сүзләрнең 600 меңе – Чаллыда яшәүче пенсионер журналист Фәһим ҖИҺАНШИН исәбендә.

– Фәһим Һадиевич, укучыларыбызны беренче чиратта, мөгаен, әлеге сәхифәнең асылы кызыксындыра торгандыр?

– Forvo – сүз әйтелеше базасын туплый торган ирекле сәхифә. Европада, Төньяк һәм Көньяк Америкада бик популяр. Төп офисы Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан. Оештыручылар коммерцияне максат итеп куймый. Сайт спонсорлар хисабына эшли. Серверлары дөньяның күп кенә шәһәрләрендә урнашкан: мәсәлән, Нью-Йоркта, Лондон, Франкфурт-Майн, Пекин, Мәскәүдә… Бу сайтка татарлар һәм татар телен белүчеләр tt.forvo.com адресы белән турыдан-туры керә алалар. Аңлатмалар, күрсәтмәләр һәм сылтамалар – барысы да татар телендә.

– Бу сәхифә телебезне яклау һәм саклау өлкәсендә нинди файда китерә ала?

– Беренчедән, татар булып та, чит җирләрдә яшәү сәбәпле, телне оныта башлаучылар өчен кирәк бу. Мин үзем дә – 13 ел читтә яшәргә мәҗбүр булып, туган телемне кабат өйрәнгән кеше. Сайтның төп өстенлеге – туган телебезнең лексикасы белән рус теленә бәйсез рәвештә танышу мөмкинлеге. Димәк, рус телен белмәүчеләр дә сайт ярдәмендә татар телен өйрәнә алалар дигән сүз. Аудиофайлларны үз компьютерыңа күчереп алу мөмкинлеге дә бар. Икенчедән, бу сайтны чит телләрне өйрәнүчеләр куллана. Өченчедән, киләчәк буын өчен сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше мәңгелеккә кала. Глобализм басымы астында телгә зыян килсә дә, оныкларыбыз әби-бабайлары ничек сөйләшкәнне тыңлый алачак.

– Сайт эшчәнлегендә катнашу өчен нинди таләпләр бар, нинди шартлар куела?

– Таләпләр бик гади: аерым төшенчәләрне белдергән сүзләрнең бөтен төрләнешләрен дә кертергә ярый. Кабатлауларны сайт үзе «үткәрми». Сүзләрнең мәгънәсен һәм кулланылышын ачыклау өчен, аларга кыска гына сүзтезмәләр, әйтелмәләр, әйтемнәр беркетәбез. Күренекле татар шәхесләренең исем-фамилияләрен, милли исемнәребезне, топонимика терминнарын һәм башкаларны кыстырып җибәрү дә рөхсәт ителә. Админнар бер үк сүзнең яки кыска сүзтезмәнең берничә кеше тарафыннан төрле сөйләмдә (диалектта) әйтелешен хуплый. Тавыш файлларын микрофон аша сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Катлаулы очракларда сүзләрнең фонетик язылышын да өстәргә туры килә. Без нигездә татар классиклары әсәрләреннән цитаталар, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар үткәрергә тырышабыз. Соңгы вакытта хәзерге заман татар поэзиясен дә күз уңында тотабыз. Шулай ук татар сүзләрен яңалиф (латин) шрифты белән дә кертәбез. Монысы да киләчәкне күздә тотып эшләнә. Кем белә, кайчан да булса безгә латин графикасына күчәргә туры килер.

– Сайтта эшләүче башка тел вәкилләре белән аралашасызмы?

– Булдыра алганча, татар сүзләрен башка телләргә дә тәрҗемә итеп куябыз. Мин үзем нигездә инглиз, немец, төрек, вьетнам телләренә тәрҗемә итәм. Яшь чагымда Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтында укырга туры килгән иде. Төрле сәбәпләр белән уку йортын тәмамлый алмадым. Әмма вьетнам теленә мәхәббәтем бүген дә сүрелмәде.

– Сез үзегез ничек бу сайтта эшләп киттегез?

– Пенсиягә чыккач, интернетта ешрак утыра башладым. Шушы сайтка юлыктым, анда активлашып киттем. Администраторлар сайт интерфейсын татар теленә дә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, сайтта үз «фатирыбыз» барлыкка килде.

– Сайтта тарафдарларыгыз бармы? Төптәнрәк уйлап карасаң, тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләре дә бу инициативаны күтәреп алырга тиеш кебек тоела.

– Бушка тир түгәргә ашкынып торучылар юк диярлек. Бу эшне Чаллыда яшәүче ирле-хатынлы галим кешеләр башлап җибәргән иде. Аннан Сарманнан – Әнвәр, Сембердән – Арслан, Актаныштан Илдус исемле егетләр эшләп алды. Кайберләренең исемнәре дә билгеле түгел иде. Бервакыт шулай Мөслим районыннан бер укытучы белән эшли башлаган идек. Югары сыйныфларда укучы балаларны җәлеп итик әле, дигән үтенеч белән чыктым. Күпме түлиләр, дип сораганнар. Укытучы өчен бик зур шок булды бу, хәтта эшен дә дәвам итә алмады. Чүпрәледән бер мәктәп директоры пәйда булгач, бик шатланган идем. Әмма ул берничә айдан юкка чыкты. Бүген 63 яшьлек бер хезмәттәшем Казанда яши. Чаллыдан Казанга күченеп киткән бер яшь кыз теләктәшлек күрсәтә. Төпле белемле кыз, ул минем урынга мөхәррир булып калыр дигән өметем бар. Ярдәмчеләр бик кирәк. Бәлки, тел байлыгына битараф булмаучылар күптер ул, тик бу хакта белмиләрдер. Теләүчеләр булса, бик шатланып кабул итәр, өйрәтер идек. Бүген саф татар телендә сөйләшүчеләр сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бигрәк тә шунысы аяныч…

– Сез әңгәмәнең башында ук, чит җирләрдә 13 ел йөрергә, татар телен кабат өйрәнергә туры килде, дигән идегез…

– Бу «кыска сроклы мөһаҗирлек» әби-бабама, ата-анама насыйп булган ачы язмышларның үтә дә җиңел финалы булды, дияр идем. Мин Буа районының Адав-Толымбай авылыннан. Әтием ягыннан бабам урта хәлледән югарырак булган. Советлар белән мал өчен тарткалашып тормаган. Ике йортын биргән, җил тегермәнен тапшырган. Әмма үзен һәм гаиләсен барыбер Магниткага сөргәннәр. Әтиемне, 18 яшен тутыргач, ата-анасыннан аерып, «махсус статья» чәпәп, 1937 елда Магаданга җибәргәннәр. Ун еллык мәхбүслек срогын тутыргач, булачак әтием авылга кайткан, тол калган әниемә йортка кергән. Әмма гөнаһлы эшләрнең шаһиты булган Мөхәммәтһадины аямаганнар, мин туганчы ук авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр. 1968 елда аны үзем эзләп таптым. Әтием 1996 елда вафат булды. «Тегермән ташы»ның шаукымы әниемә дә нык эләкте. Түзде… 51 яшендә бакый дөньяга күчкәнче…

Кичке мәктәптә факультатив буларак укытылган алман телен мин берүзем өйрәндем. Тырышлыгым илнең дәрәҗәле вузына керергә мөмкинлек бирде. Анда вьетнам төркеменә эләккән идем, әмма тәмамлый алмадым. Шуннан соң 18 ел гади эшче булып хезмәт куйгач, бернинди «катыргысыз» килеш Чаллыда журналист булып эшләп киттем. Пенсиягә чыккач, бик күпләр күзлегеннән караганда «кирәге һәм файдасы булмаган» эш табылды. Түләүсезе, хәтта күпмедер чыгымнар тотып башкарыла торганы. Шулай итеп, 1994 елда Гөлнәфидә исемле зирәк һәм күрәзәлек сәләтенә ия булган актанышлы ханым биргән киңәшкә тугры булып калдым. «Кеше барырга теләмәгән җиргә бар, кеше эшләргә теләмәгәнне яки кирәк дип тапмаганны эшлә – уңышлы булырсың!» – дигән иде ул.

Бүген әле тормышка ашмаслык булып тоелган бер хыялым бар: forvo.com сайтының тагын бер серверын Казанда урнаштырсалар иде, дим. Артык зур чыгымлы гамәл түгел бит бу. Ул вакытта без Идел белән Урал арасында яшәгән күршеләребезгә дә халыкара мәйданга юл ача алыр идек.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү