Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәткән психологлар һәм психотерапевтлар махсус тренинг узганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы мөдире-профессор һәм Татарстанның атказанган табибы Анатолий Карпов сөйләде.
«Чыннан да, психологлар бик авыр хәлдә калган кешеләр белән эшләде, аларга авыр булды. Кешеләр бу вакыйга белән бик талкынды. Психологларның эше бик катлаулы, аларга барлык хис-тойгыларны, бөтен көчне ярдәмгә юнәлдерергә кирәк иде. Психологлар үзләре дә «яна», арый һәм талчыга. Аларга да ярдәм кирәк», — дип аңлатты белгеч.
Анатолий Карпов тренингны 86 белгеч узуын әйтте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat