Коронавирус аркасында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан үлүчеләр саны арткан

Татарстанда соңгы ун елда беренче тапкыр йөрәк-кан тамыры авыруларыннан үлүчеләр саны арткан. Республикада гына түгел, ил күләмендә шул ук хәл. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел буе федераль округының баш кардиологы Альберт Галявич хәбәр итте.

– Барысына да һаман шул коронавирус сәбәпче. COVID-19 үзе үк иң беренче чиратта йөрәккә бәрә. Шуңа өстәп, үзизоляция чорында кеше бик аз хәрәкәтләнде, стресс хәлендә яшәде. Ул исә, үз чиратында, симерү очраклары артуга, кандагы холестерин күләме күбәюгә китерә. Үзизоляция чорында илдә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар саны да артты. Болар бар да йөрәккә бик зур авырлык китерә, – ди белгеч.

Яшерен-батырын түгел, йөрәк-кан тамырлары авырулары элек-электән үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр елны шул сәбәпле дөньяда 18 миллион кешенең гомере өзелә. Бу – үлүчеләрнең өчтән бер өлеше дигән сүз. Җир йөзендә яшәүчеләрнең өчтән бере кан басымының югары булуыннан интегә. Иң гаҗәпләндергәне шул: күпләр үзенең югары кан басымы белән йөрүен белми дә икән.

Быелның июнь аенда белгечләр Казанда «Кан басымыңны үлчә» дип исемләнгән акция уздырган. Анда катнашкан 1,5 меңләп шәһәр халкының дүрттән берендә кан басымының нормадан күпкә югары булуы ачыкланган. Казан дәүләт медицина университетының кеше экологиясе һәм профилактик медицина кафедрасы профессоры Ольга Радченко белдерүенчә, акциядә катнашучыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышлар исә ир-атлар арасында күбрәк ачыкланган. Белгеч аларны иң начар пациентлар дип атый. «Ир-ат кебек авыруына ахыргача түзеп йөргән тагын башка кеше бармы икән ул? Табибка да ахыр чиккә җиткәч кенә мөрәҗәгать итә алар. Ә бит күп кенә чирләрне башлангыч чорда ук ачыклап, вакытында чарасын күрсәң, бик күп аянычлы нәтиҗәләрне булдырмыйча калырга мөмкин бит», – ди белгеч.

Ольга Радченко сүзләренә караганда, элек-электән өлкәннәрнең, башлыча әби-бабайларның баш бәласе саналган югары кан басымы бүген инде яшьләр арасында да гадәти күренешкә әйләнеп бара. Студентлар арасында андый очраклар аеруча еш очрый икән. «Шуңа күрә кан басымын айга бер тапкыр булса да үлчәп, даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Тонометр 140/90 күрсәтсә, кичекмәстән, табибка күренергә кирәк», – ди профессор.

Нәселдә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән кешеләр булган гаиләләрдә балалар сәламәтлегенә дә аеруча игътибарлы булырга чакыра белгечләр. Андый балаларга 1 айлык чакта һәм 6 яшендә йөрәгенә УЗИ ясатырга, даими рәвештә кан басымын үлчәп торырга киңәш ителә. Баланың 12 айлык чагында, 6,16,17 яшьләрендә ЭКГ ясату да мәҗбүри. «Бала тик торганда аңын югалта башласа, чаң сугарга җирлек бар. Андый чакта ата-ана баланы тизрәк невропатологка күрсәтергә ашыга. Әмма монда баланы кардиологның да тикшерүе кирәк», – ди балалар кардиологы Динә Сабирова.

Соңгы елларда республикада балалар сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә тагын бер яңа алым кулланыла башлады. Яңа туган балаларга дөньяга аваз салган көнендә үк скрининг ясыйлар. Динә Сабирова моны республика медицинасында кулланылган иң алдынгы алымнарның берсе дип атый. Чагыштыру өчен: АКШта мондый скринингны сабый дөньяга аваз салган 1–2 тәүлектә ясалса, бездә аны бала туып өч сәгать узуга ук ясыйлар. «Ул гамәлгә кергәннән бирле шушы скринингны узган 100 меңнән артык баланың 151ендә туганда ук йөрәк белән проблемалар барлыгы ачыкланды. Аларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде, операция ясалды. Йөрәк авырулары балачакта ук барлыкка килә. 40–45 яшендә инсульт, инфаркт бәрмәсен дисәң, баланың сәламәтлеген хәзердән үк кайгыртырга кирәк», – ди белгеч.

Соңгы арада республикада күкрәк читлеге авыртудан зарланучылар саны да арткан. Альберт Галявич сүзләренә караганда, Татарстанда елына 13 меңләп кеше стенокардия диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Тагын шуның кадәр үк инфаркт, инсульт очрагы теркәлә икән. Шуңа белгечләр коронавирус белән авырган йөрәк авырулы кешеләргә дә тиешле даруларын өзмәскә киңәш итә. «Ковид белән авырганнан соң тын кысылу, буылу, баш авырту кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип искәртте Идел буе федераль округының баш кардиологы. Альберт Галявич коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең бушлай җентекле диспансеризация уза алуын да искә төшерде.

Билгеле булганча, быелның 1 июленнән республикада коронавирус кичергән кешеләр җентекле диспансеризация уза башлады. Ул ковидтан соңгы өзлегүләрне кисәтү өчен эшләнә. Әлеге тикшеренүне 18 яшьтән өлкәнрәк һәм коронавирустан соң терелгәненә, ким дигәндә, 60 көн вакыт узган кеше үтә ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, җентекле диспансеризацияне коронавируска ПЦР-тесты тискәре булган яки чирне аягөсте генә уздырган кешеләр дә үтә ала. Җентекле диспансеризацияне үзегез беркетелгән сырхауханәдә узарга мөмкин.

Белгечләр йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү өчен түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә:

  1. Гел хәрәкәттә булыгыз! Йөрәк өчен шуннан да яхшырак дәва юк. Көн саен 5–7 мең адым йөрү хәерле.
  2. Йокыгызны туйдырыгыз! Төне буе телефонда, йә булмаса, телевизор, компьютер каршында утыру – йөрәк өчен зур сынау. Кеше көненә, ким дигәндә, 6–8 сәгать йокларга тиеш.
  3. Туклануга игътибарны арттырыгыз! Күбрәк бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимеш, борчак, ясмык, аксымга бай боткалар ашагыз. Газлы, баллы эчемлекләрдән бөтенләй баш тарту хәерле. Фаст-фудның да нәрсә икәнен онытыгыз!
  4. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр иммунитетны гына какшатып калмыйча, йөрәккә дә бик зур авырлык китерә, кан тамырларын зарарлый. Шуңа бу начар гадәтләрдән арыныгыз.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү