Яңа трассаның Мәскәү – Казан өлешендә 300дән артык күпер һәм җәяүлеләр кичүе төзелә

М12 трассасының Мәскәү – Казан өлешендә 300дән артык күпер һәм җәяүлеләр кичүе төзеләчәк. Әлеге мәгълүматны «Автодор» хезмәте хәбәр итә.

Ока елгасы аша М12 проекты кысасында өч махсус һәм бердәнбер, трослар (вантлар) ярдәмендә беркетелгән асылмалы күперне торгызу өчен технологик күпер төзелеше тәмамланып килә. Күпер кичүенең гомуми озынлыгы 1,3 чакрым тәшкил итә. Ул 17 терәккә (опора) салыначак.

Асылмалы күпер Ока елгасының Владимир һәм Түбән Новгород шәһәрләрендәге ярларны тоташтырачак. Әлеге этапта барлыгы 11 күпер салу ниятләнә.

Татарстанда Идел елгасы аша салыначак күпернең исә озынлыгы – 3362 метр, авырлыгы 45 мең тоннаны тәшкил итәчәк һәм ул М12 трассасының иң зур инженерия корылмасы булачак. Төзелеш өчен беренче блок кирәк-ярагын республикага кайтарганнар инде. Аны 32 айдан кулланылышка тапшырачаклар.


Фикер өстәү