Татарча сөйләшәбез: мәгълүматлар белән нишләргә?

Соңгы 5–10 ел эчендә бөтен дөньяда мәгълүмат технологияләре бик зур тизлек белән үсеш алды. Технологияләрдә яңарышлар көндәлеккә үтеп керә дә, телебез аларны тасвирларга тиеш була. Бу максатка ирешү юлында хаталар да кылынмый калмый.

Мәгълүмат сүзе үзе үк проблемалар чыганагына әверелде. Беренчедән, аның язылышы күпләрдә авырлык тудыра. Гамәлдәге орфография кагыйдәләренә күрә, аны мәгълумат дип тә, мәгълүмәт дип тә язарга һич ярамый. Бу сүз телебезгә гарәпләрдән кергән, язылыштагы кытыршылыклар да алынма булуы белән аңлатыла.

Икенче бер мәсьәлә: мәгълүматлар. Мәсәлән, менә мондый җөмлә: Әлеге шәхес турында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Нинди дә булса өстәмә хәбәрнең, хәл-торыш турында булган белем күплеген бу җөмлә авторлары «мәгълүматлар» дип язган.

Эш шунда ки, татар телендә дә, рус телендә «мәгълүмат» – «информация» сүзе күплек санда кулланыла алмый. Ул абстракт төшенчәне белдерә, шуңа күрә аны күбәйтеп булмый. Мәгълүмат үзе күп санлы хәбәрләрдән, тамгалардан, телдән һәм язмача таратыла торган белемнән тора. Аны күбәйтү ысулы – күләмен (эченә кергән элементлар санын) арттыру, ә үзенең санын берничек тә арттырып булмый.

Шуңа күрә татар телендә мәгълүматлар дип сөйләшә алмыйбыз. Дәрестән  күп мәгълүмат алдым. Китапта күп мәгълүмат бар.

Белем сүзе белән дә шул ук хәл. Аны да, абстракт төшенчә буларак, күплек санга кую дөрес булмый. Шулай да, белемнәр дип язу бик күптәннән әдәбиятка да, матбугатка да үтеп кергәнгә күрә, бу очракны хата түгел дип әйтергә була.

Сүзне мәгълүмат технологияләреннән башладык. Бәгъзе авторлар бу сүзтезмәгә дә каршы. Информацион технологияләр дип язуны гына дөрес дип таныйлар. Алар белән килешәсе килми, татар телендә булган лексик байлыкны актив кулланырга кирәк.

Технологияләр өлкәсендә данные төшенчәсе бар. Аны татарчага тәрҗемә иткәндә мәгълүмат дип күрсәтү хәерле. Big data – большие данные – татарчага күләмле мәгълүмат яки зур күләмле мәгълүмат дип тәрҗемә ителә.


Фикер өстәү