Милек рәсмиләштерүдә үзгәрешләр: өстенлек – электрон вариантка

Росресстрның Татарстан идарәсе, тулысынча кәгазь документлардан баш тартып, берничә төрле электрон проект башлавы турында хәбәр итте. Быел милеккә бәйле яңалыкларның иң зурысы: «дача амнистиясе» озайтылды. «Гараж амнистиясе» дә халыкта зур кызыксыну уятты. Быелдан татарстанлыларга милек килешүләрен башкарып чыгу да җиңелрәк була башлаган. Милек теркәүдәге үзгәрешләр турында журналистларга  Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде.

– Әгәр гражданин белән милек килешүе: сату-сатып алу, аренда, дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләр белән җир участокларын башка кешегә бүлеп бирү турында кәгазь документ килешүләре төзелгән икән, быелдан аларны рәсмиләштерү җиңеләйде. Бу очракларда дәүләт хөкүмәте һәм җирле үзидарәләр кул куелган документның скан-үрнәгендә аны әзерләргә, расларга һәм шәхси милек хокукларын рәсмиләштерү өчен Росреестрга юлларга тиеш була, – дип аңлатты Лилия Борһанова.

Шул ук вакытта скан-үрнәкне кешенең имзасы белән расларга кирәк булмаячак. Шулай итеп, килешү процессы җиңеләя һәм ачык була. Җитәкче сүзләренә караганда, Росреестр документларның кәгазь вариантын бөтенләй калдырмый.

– Статистика буенча, бездә барлыгы 4 млн тирәсе реестр эше саклана. Ай саен уртача алганда архивка 30 мең эш кабул ителә. Ләкин бүген без 3 миллионга якын эшне электрон вариантка күчердек, – диде ул.

Җитәкче шул ук вакытта күпфункцияле үзәкләргә документларның кәгазь вариантын да кабул итүләрен әйтте. Ләкин аның сүзләренчә, халык көннән-көн электрон вариантка өстенлек бирә. Быелдан шулай ук өстәмә документларны карау вакыты 3 эш көне дип билгеләнгән. Ягъни дәүләт теркәвен башкара торган кеше, документ кабул ителгәннән соң, туктаган эшне башлап җибәрергә һәм берәр карар кабул итәргә тиеш. Җитәкче моңа кадәр исәпкә алынган объектларны ачыклауга кагылышлы федераль закон турында да искә төшерде.

– Әлеге законны тормышка ашыру белән районнар шөгыльләнә. Алар үзләрендә архивны анализлап, кирәк дип тапсалар, мәгълүматларны башка дәүләт органнарыннан соратып алырга тиеш. Шуннан соң карар проектын кабул итеп, үзләренең сайтларында бастырып чыгарырга һәм милекчегә җибәрергә тиеш, – дип аңлатма бирде Лилия Борһанова.

Ике ай эчендә, ягъни әлеге закон гамәлгә кергәннән бирле, 51 шундый объект кадастр исәбеннән төшерелгән. 36 объектны дәүләт теркәве үткәрелгән.

Болардан кала, сентябрьдә Татарстанда ипотека теркәве вакытын кыскарту буенча яңа проект гамәлгә ашырыла башлаган. Казанлылар инде әлеге хезмәттән файдаланырга да өлгергән. Тиз һәм уңайлы юл белән 350 ипотека килешүе төзелгән.

– Әлеге проект кысаларында, электрон юл белән тапшырылган ипотеканы бер тәүлек эчендә теркәргә мөмкин. Моңа кадәр әлеге эшне башкарып чыгу өчен 5–7 көн кирәк иде. Сигез ай эчендә Татарстан Росреестрына 12 мең мөрәҗәгать кабул ителде. Гомумән алганда, узган ел белән чагыштырганда, электрон ипотекалар саны 5 процентка артты һәм гомуми мөрәҗәгатьләрнең 35,5 процентын тәшкил итә, – диде җитәкче.

Быелдан гамәлгә кергән тагын бер яңалык турында «Росреестрның федераль кадастр палатасы» учреждениесенең Татарстан буенча филиалының директор урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел ЕГРН мәгълүматларын кабаттан сату тыела. Шул исәптән ялган сайтлар ярдәмендә дә.

– Интернеттагы кайбер сайтлар төрле ведомстволарныкына бик охшаш. Мондагы мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен аңларга кирәк. Кайбер мәгълүматларны дәүләт органнарыннан бушлай да алырга мөмкин булыр иде, тик бу сайтларда алар акчага ясала, – ди җитәкче.

Ләйсән Рәхмәтуллина әйтүенчә, әлеге кабул ителгән үзгәреш кешеләрне ялган мәгълүматлар алудан сакларга тиеш. Кирәкле мәгълүматларны исә gov.ru рәсми сайты, Кадастр палатасының онлайн сервисы аша яки дәүләт хезмәтләре сайтыннан соратып алырга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү