Флера Гыйззәтуллина: «Язучыны аңлап, кем кадерләгән соң?..»

Язучы халәте, яшәеше, кадерләнүе һәм кадерсезләнүе турында күптән түгел 90 яшен тутырган ветеран шагыйрә Флера Гыйззәтуллинадан да үтемлерәк итеп әйтеп бирүче булмастыр. 16 яшеннән Кемерево шахталарында эшләгән, әдәбиятка килгәнче тормышның ачысын-да төчесен дә татыган  әдип бүген нинди уй-борчулар белән яши – без әнә шуларны белештек.

– Флера апа, «Казан утлары»нда «Коллык зинданы» поэмасы басылгач, сезнең иҗатка игътибар бермә-бер артты. Бу гаҗәпләндермәдеме?

– Мин соңгы биш-алты ел буена урамга да чыкмыйча өй өтермәнендә гел язып утырдым. Язучылар берлеге тирәсеннән шалтыратучы да булмады. Әле шушы атнада гына Ркаил Зәйдулла шалтыратып, 90 яшьлегемне үземнең туган  районым – Азнакайда уздыру мөмкинлеген әйткән иде, мин әлегә ризалык бирмәдем. Чөнки башта миңа корылган каршылыкларның сәбәпләрен ачыклыйсым килә. Ә моның өчен күп вакыт кирәк. 2012 елдан бирле шундый зур күләмле иҗади байлыгымны ни өчен торгынлыкта тотуларын беләсем килә. Мин бит – бу язучылар дөньясына санап бетергесез игелекләр кылган кеше!  Минем хакимият каланчасыннан чаң сугып язылган «Яну дәверләрендә» дип исемләнгән китабымда да 107 поэма бар. Ә 2016 елда дөнья күргән «Вөҗдан үре – йөрәк түре»ндә – татар әдәбиятының иң зур, коточкыч язмышлар кичергән галиме Гали Рәхимгә багышланган шигъри роман һәм «Ак калфакның табылган чагы» дигән өр-яңа әсәрләрем бар. Бары үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан җитәкчеләр бу әсәрләргә игътибар итеп тормады. Хәер, алдагы елларда язылган китапларым да Ватан язмышы белән сугарылган, медальле, таныкламалы иде. Ә әлеге дан караклары тарафыннан үләт чүплегенә аткарылган «Яну дәверләрендә»м исә, Кол Гали һәм Тукай белән көч сынашып, Китап йортында уздырылган бәйгедә өченче урынны алды. Шул бәйгене алып баручы хатын-кыз: «Сезнең китабыгыз беренчелекне алды, ләкин аны Тукайдан, Кол Галидән алда уздыра алмадык, зинһар, күңелегезне төшермәгез», – диде. Кая инде күңел төшерү! Шалтыратып, шулай әйтү дә – үзе бер бәя бит ул! Әмма язучылар арсында аның Минтимер Шәймиевкә багышлап язылган битен сызгалап, чүп савытына ташлаучылар булды. Берлектә яклаучым булмагач, мондый очракларны ялгызым кичерергә туры килде миңа. Әле яңа гына сайланган бу саф күңелле ике талантлы шагыйрьне (Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, аның урынбасары Илсөяр Ихсанова. – Ред.)  үземнең кан-яшьле язмышым өчен интектерәсем килми минем. Алар бит үзләре дә, юбилей өчен хакимияттән бернинди акча каралмаган, диләр. Шуңа күрә мине Азнакайга сөрәләр дә! Ләкин үземнең әтием оештырган  Азнакаема теләсә кайчан кайтып керә алам мин. Бу «Яну дәверләрендә» дигән китап Азнакай, Актаныш, Арча маршрутлары буйлап мәртәбәгә, данга ирешәчәк әле… Мин моңа ышанам.

– Иҗатым өчен дә, яшәвем өчен дә гомер буе көрәшергә туры килә, дисез. Нинди куркыныч яный соң сезгә?

– Һәрхәлдә үлем түгел!.. Минем бик отышлы тузым бар. Әтием – сугышка үзе теләп китеп, дүрт ел буе алгы сызыкта сугышып, Украинаны фашистлардан азат иткәндә, җир-күкләре белән тоташ утлы гарасатка йотылган кырлар буйлап атакага ташланган командир! Аның соңгы хаты шуннан килгән иде: «Без атакага ташланганда кырыктан артык идек… Бу минутта нибары җидегә калдык… Барыбыз да тереләй янабыз… Бу минем соңгы хатым булыр инде…» – диелгән иде хатта.

Сугыштан соң мин уналты яшемнән Кемерово шахталарына китеп, тирәнлеге чакрым ярымга сузылган җимерек шахталарда, тимер юл, урман кисү эшләрендә эшләп, җир күтәрмәс газаплар чиккәннән соң, әтием көл-күмергә әйләнгәнче сугышкан, ирек яулап биргән Украинага юл тоттым. Әлбәттә, ул елларда Украина инде гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра иде. Нинди язмышлар, уй-ниятләр белән килүемне белгәч, мине дә ул чорда күтәреп алдылар. Әмма хәзер сугыш бара анда. Ләкин үз илемдә яшәгәндә үк үги явызлыкка дучар ителеп, кара урманнарда куна калып, бүреләр арасында яшәгән бала идем бит мин. Татарстан китап нәшриятында 17 китабым тупланган 6 томлыгымны дөньяга чыгару максаты белән барсам, мине инде фашистка әйләнеп беткән Зеленский да аңлар, ярдәменнән ташламас иде. Әгәр ярдәм итә алмый икән, һич югы хәер эстәргә рөхсәт итәр. Алай да булмаса, хәрби комиссариат ярдәм итәр миңа. Әтием генә түгел, армия сафларында җиде ел хезмәт итеп, япон сугышларында да катнашып, әллә нинди батырлыклар кылганнан соң, минем арттан кайткан ирем дә Донбасс шахталарында күмер кисте. Көне-төне эшләп, фатир алып, шуны Казанга алмаштыру бәхетенә ирештек без ул чорда.

Казанда ипи-сөткә дә су буе чиратларда тора иде халык. Ул елларда да безнең «юләрлек»тән бик күп язучылар файдаланды. Кеше өчен түгел, үзе өчен дә бармакка-бармак сукмаган хатын-кызлар арасында: «Син бит – шофер хатыны гына!.. Син бит – тегүче генә!…» дип артымнан кычкырып калучылар булды. Әйе, союз нужасы белән  йөргәндә, ялгышып кына барып керсәң дә, чәй эчкән арада хәйләкәр хатын-кызлар сандыкларыннан өчәр-бишәр күлмәклек чыгаралар иде. Ә мин матур тукымалар, андагы чәчәкләрне күреп сихерләнәм… Бер тиенемә дә кирәк булмаган хатын-кызлар армиясенә дистәләгән кием-салым җөйләдем. Ирем дә Ахуновлар белән дистәләгән еллар буена сузылган дуслыгыбыз хакына, 80 тәңкә окладка ун ел буе Язучылар берлегендә шофер булып эшләде. Бер тапкыр ял да алмады ул. Аңа карап берлек безгә фатир да, бакча да бирмәде, юбилей кичәм дә үткәрелмәде. Хәер, бер тапкыр, 2006 елда, Милли  мәдәният үзәгендә  кичәм уздырылган икән. Зилә Вәлиева мәдәният министры булган еллар бу.

Иҗатым турында ихластан игътибарлап, белеп язылган йөзләгән бәяләмә бар. Аларны Гариф Ахунов, Хәсән Туфан, Әхсән Баян, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Зиннур Мансуров, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Гамил Афзал кебек олы шәхесләр язган. Архивым исә хәзерге көнгә чаклы Минтимер Шәймиевнең эш бүлмәсендә саклана. Ә менә томнарымны чыгара башларга дигән боерыклар ни өчендер үтәлми. Аның өчен Тукай бүләге лауреаты булу кирәк икән. Аны миңа 2005 елда ук бирә башлаганнар иде дә бит… Монысының җеп очын каян эзли башларга да белмим. Хәзер бит һәрбер чарасызлык хәрамга батты…

– Язучылар берлегендәге иң өлкән кешегә игътибар җитәрлекме?

– Язучылар берлеге, минем күзлектән караганда, күптән күтәрәмгә калган ат хәлендә. Ни намуслы, ару-талуны белмәс Гариф Ахунов та, Туфан Миңнуллин да эшләп ярый алмады көйсез язучыларга. Язучы бит ул – атом бомбасы өстендә утырган пәйгамбәр кебек тынгысыз. Ә кем аларны аңлап, кызганып кадерләгән соң? Менә хәзер генә шигъриятнең күтәрәмгә калуын тоеп, ике намуслы, талантлы шагыйрьне сайлап куйдылар. Алар булдырабыз дип эшлиләр, көне-төне тырышалар. Ләкин аларның эше «Коллык зинданы» поэмасындагы кебек чүп базына йотылачак, әгәр хакимият үзе дә төпкә җигелмәсә. Чөнки әле язу эшенә уен  итеп караучылар күп. Бигрәк тә яшьләр арасында. Үземә килгәндә, үземне хәтерләп белгәннән бирле януда. Миңа биш яшь чагында әнием белән икебезне Сәпәй хастаханәсенә илтеп салган әтием. Районны оештыручы буларак, үзе дә безнең янга еш кына кагылган, саклап кунып та калгалаган. Мин аңга килгәндә, тән тиреләрем, чәч-тырнакларым янып коелган иде. Мин инде телдән язган булганмын, әниемнең апасына әйткән васыяте колагыма кереп, куркудан айнып киткәнмен, ахры. Тик шулай да, тере булуымны сизмәгәннәр. Үлде дип подвалга төшереп куйганнар. Әтием, ак япманың бер почмагы ачылып киткәнлекне күреп, кулын култык астыма тыгып караган һәм йөрәк тибешемне тойган. Врачларга да әйтеп тормыйча, мине моргтан урлап алып кайтып киткән. Мәрт сәфәрләре гизеп, аңыма килгәндә, урамда яз иде инде. Әниемне Сәпәйдән алып кайтып җирләгәннәр иде… Шуннан соң минем өчен якты дөнья мәхшәргә әйләнде һәм биш  яшемнән күрәзәче булып киттем.

– Сезнең иҗади дөньягыз белән якыннанрак танышыйк әле. Иртәгез ничек башлана? Иҗат итү өчен аерым вакыт билгеләнгәнме?  Тормыш-көнкүрештә ярдәм итүчеләрегез бармы?

– Иҗади мөгамәләләр, яңалыклар халык белән якыннан аралашып, тормышның төрле катламнарындагы авырлыкларны да, уңышларын да якыннан күреп сөйләшкәндә, үзгәрешләрне, уңышларны, җимерелешләрне чын күңелдән уйланып бәяли белгәндә көчәя һәм ныгый дип уйлыйм мин. Мәсәлән, «Яну дәверләрендә»не язарга да Азнакайдагы очрашулар сәбәпче булды. Берлек рәисе Фоат Галимуллин белән барган очрашулар вакытында ат заводына да кердек. Шунда бер искиткеч матур кыяфәтле тимеркүк ат янында дөньямны онытып адашып калганмын. Үзем белән бертуган Наилә апам да, Шаһәдәт җизнәм дә, Фоат Галимуллин да, кабат урап килеп, мине күзәтәләр икән. Шулчак Фоат Галимуллин: «Флера ханым, әллә поэма языла башладымы?» – дип сорап, мине сискәндереп җибәрде. Ә җизнәем: «Я, сеңлем, багышлап җибәр шушы тимеркүкне Минтимер Шәймиевкә», – дип, яныма ук килеп басты. Шулчак апа, үртәлеп, җизнигә карады: «Кит моннан! Безнең әтиебез җигеп йөргән ат бит ул. Аның бердәнбер истәлеген кемгәдер бирәләрмени?!» – дип, яшьле күзләрен куллары белән каплады. Мин дә эчке дөньям белән әтинең капка төбенә килеп туктаган чакларын хәтерләп, елый башладым. Без барыбыз да җаныбызны айкаган сугыш гарасаты каршында калдык. Өйгә кайткач, апа әтинең сугыштан язган хатларын кулыма тоттырды. «Без бу хатларны инәйдән качып, мунча өйалдында елаша-елаша укый идек. Соңгы елларда бик сирәк очрашабыз… Син аны үзең белән ал… Багышла тимеркүкне Минтимергә… Ул да безнең әти төсле киң маңгайлы, куе кара кашлы… Мөгаен ул – безнең агай-энебездер…» – диде. Шуннан соң мин Актүбәдән туры Казанга кайтып киттем һәм өйдә ялгызым бикләнеп, «тимеркүк»не дүрт көндә тәмамладым. Язганда фани дөнья онытыла. Соңгы ноктаны куйганда гына айнып китәсең ул, сеңлем.

Язу мәхшәреннән арынып, әгәр йокыга киткән булсам, күзләремне ачып көн яктысын күрү белән, шөкер, димен. Аннан бисмилламны әйтеп, иман кәлимәсен укыйм, колак яфракларындагы, тамак төпләрендәге нокталарга җиңелчә генә баскалап, массаж ясыйм, салкын душ кереп, намаз укыйм. Ашыйсы-эчәсе ризыкларымны дога укып, алдан өшкереп куям. Бу – минем мәрт сәфәреннән алып кайткан гадәтем. Ә көнкүрештә балаларым ярдәмләшә.

– Бүген сезне иң борчыган проблема нинди?

– Минем 2009 елдан бирле бернинди юллама алганым, шифаханәләрдә дәваланганым юк. Шулкадәр нык арыдым мин. Соңгы елларда кичергән авырлыклардан китеп торып, бераз дәваланасым, ял итәсем килә. Борчыган проблемалар буа буарлык. Алар барысы да хәрәкәттә. Бүген «Үлемсез полк» дигән зур роман-поэма язам. Аны тиз арада тәмамлап, ике повестемны да төгәлләргә дигән исәп тотам. Алар – төп әсәрләрем, аларны сузарга ярамый.

2016 елда ук Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырган 6 томлык иҗатымның дөньяга чыкмавы, 90 яшьлек юбилеемны игътибарсыз калдырулары мине бик нык түбәнсетте. Шушы  проблемалар – мәңгелек проблемалар инде ул…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү