Татарстан бюджеты турында парламент тыңлаулары була

11 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында “2022 елга һәм пландагы 2023, 2024 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары үткәрелә. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү