Гараж амнистиясе: эшне нидән башларга?

2021 елның 1 сентябреннән «Гараж амнистиясе турында»гы Федераль закон үз көченә керде. Гадәттәгечә, баштарак һәр яңалыкның аңлашылып бетмәгән урыннары була. Бу җәһәттән редакциягә укучыларыбыз да шалтырата. Шундый еш очрый торган сорауларның кайберләренә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләреннән җаваплар алдык.

Гараж милек итеп теркәлгән. Ул урнашкан җир участогын рәсмиләштерү өчен эшне нидән башларга?

Әгәр участок ызанлаштырылмаган булса (бу хакта мәгълүматны башкарма комитеттан алырга мөмкин), беренче чиратта җир чикләренең схемасын әзерләргә кирәк. Моны үзеңә дә эшләргә була, әмма кадастр инженерына мөрәҗәгать итү әйбәтрәк. Аннан җирле үзидарәгә гариза язарга кирәк. Анда исә андый-мондый аңлашылмаучылыклар килеп чыкмаса, җир участогын рәсмиләштерергә дигән карар кабул ителсә, Росреестрга барып торуның кирәге юк. Җирле үзидарә участокны бернинди пошлинасыз үзе рәсмиләштереп бетерәчәк.

Безнең гаражлар ике катлы блокларда урнашкан. Икесенә ике кеше хуҗа. Бу очракта яңа закон нигезендә җир участокларын рәсмиләштерергә хокукыбыз бармы?

Юк. Яңа закон буенча бер каттан биегрәк булган гаражлар яки бокслар урнашкан җир участокларын рәсмиләштерү каралмаган, чөнки алар капиталь төзелеш объекты булып санала һәм җирне рәсмиләштерү белән берничек тә бәйле түгел.

Җир участогының чикләре гамәлдәге закон таләпләренә туры китереп билгеләнмәү сәбәпле, гараж һәм ул урнашкан җир участогына почта адресы бирүдән баш тарттылар. Чикләрне билгеләү өчен «гараж амнистиясе» законыннан файдаланырга буламы?

Яңа закон гаражны һәм ул урнашкан җир участогын милек итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Җир участогының чикләрен һәм конфигурациясен тәгаенләп, ызан планы төзү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Металл гаражны милек итеп рәсмиләштерергә мөмкинме?

Әгәр гараж күчемсез милеккә кертелә торган объект билгеләренә туры килмәсә, капиталь корылма була алмый. Димәк, аны рәсмиләштереп тә булмый дигән сүз. Күчемсез милекнең нигезе, стеналары һәм түбәсе булырга тиеш. Гараж үзе дә кирпеч, бетон плитәләр кебек капиталь төзелеш өчен кулланыла торган материаллардан эшләнергә тиеш.

Гаражга техник план ясату һәм кадастр үлчәмнәре үткәрү мәҗбүриме? Әгәр гараж кооперативыннан пай түләү турындагы белешмә булса, гараж амнистиясе буенча хокукларны теркәтү срогы күпмегә сузыла?

Әгәр гараж кадастр исәбендә тормаса, техник документлар әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кадастр исәбенә кую һәм милеккә хокукларны теркәү срогы – 12 көн.

Әти-әнием 2003 елда күршеләрдән капиталь гараж сатып алганнар иде. Кулдан гына сату-алу турында килешү яздылар. Күршебез дә, әти дә вафат инде. Килешү югалган, әнидә гараж хуҗасы икәнен раслаучы бернинди документ та калмаган. Ул гаражны рәсмиләштерә алырмы икән?

Бу очракта гаражны рәсмиләштерү өчен түбәндәге документлар ярдәм итә ала:

* гаражны инженер-техник челтәрләргә тоташтыру турында документ;

* коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында килешү;

* коммуналь хезмәтләргә түләүне раслаучы документ;

* 2013 елның 1 гыйнварына кадәр техник инвентарьлаштыру үткәрелгәнне раслаучы документ. Анда гаражның хуҗасы яки документны әзерләргә заказ бирүченең исем-фамилиясе булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: гараж амнистиясе буенча документларны күчемсез объектлар урнашкан территориядәге җирле үзидарәнең башкарма органнарына тапшырырга кирәк. Казанда бу – район хакимиятләре, районнарда, кагыйдә буларак, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү