Facebook, WhatsApp һәм Instagramсыз берничә сәгатьтән соң: бу глобаль аварияме, әллә техник хата гынамы?

  4 октябрь киче социаль челтәрләргә бәйлелектән интеккән халык өчен зур уңайсызлык тудырды: 3 миллиард чамасы кулланучысы булган Facebook пәрәвезе, аның кушымталары булган WhatsApp һәм Instagram эштән туктадылар.

Дөньяның иң бай кешесе исәпләнгән Цукерберг мөлкәтендәге барлык сервисларның берьюлы өзелүе планета күләмендәге зур авария булып тарихка язылды инде. Мондый өзеклек 2008 елда бер күзәтелгән, әмма ул чакта Facebook кулланучылары саны 80 миллион гына булган. Социаль челтәрләрнең түнтәрелеше Цукербергны 6 миллиард доллардан артык спекулятив табыштан мәхрүм итте. Аның акцияләренең куыгы шулай зур күләмдә шиңде. Әмма түнтәрелеш Facebook хуҗасы югалтулары белән генә чикләнмәде. Нью-Йорк биржасында югары технологияле компанияләрнең зур мәтәлчеген китереп чыгарды. Nasdaq Composite, мәсәлән, берничә сәгать эчендә 2,2 процентка ябыкты.

Техник өзеклек бер Facebook белән генә чикләнмәде ләкин. АКШның иң зур мобиль элемтә операторлары AT&T, Verizon һәм T-Mobile үз сервисларының ватылуы турында хәбәр иттеләр. Россия провайдерлары һәм элемтә операторлары «Ростелеком», МГТС, МТС, «Мегафон», Yota, Tele2 һәм «Билайн»нар да тизлекнең акрынаюын һәм өзеклекләр барлыкка килүен таныдылар. Башка интернет сервисларда да берникадәр проблемалар туды.

5 октябрь көнне иртән Facebook хуҗалары катастрофаның программа конфигурациясендә уңышсыз үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә тууын әйтеп, гафу үтенделәр, кулланучылар турындагы мәгълүмат читкә китмәде, дип ышандырдылар. Әмма… ышанмаска рөхсәт итегез. Мондый вакытта рәсми мәгълүмат йөз аклыгын саклау өчен таратыла. Цукербергның миллиардларыннан бөтенләй колак кагасы килми бит инде. Беренчедән, даркнетта (интернетның гомум кулланучылардан яшерелгән сегменты) авариягә кадәр үк инде 1,5 миллион кулланучының мәгълүмат базасы сатуга куелды дигән хәбәр таратылды. Икенчедән, Цукерберг челтәрендәге хата ни өчен әле интернетның башка өлкәләрендә дә түнтәрелеш китереп чыгара? Социаль челтәрләр генә түгел, Nyse, Nasdaq, Moex кебек биржаларның да сайтлары берьюлы эштән туктады бит. Хәтта авиация компанияләре үз онлайн-сервисларының бозылуын әйттеләр. Bank of America – АКШның зурлыгы ягыннан икенче урында торган банкы үз сервисларының эштән туктавын таныды һәм моның Американың бөтен финанс секторын түнтәрергә мөмкин икәнлеген әйтте.

Пентагон милли куркынычсызлык контекстында вазгыятьне контрольгә алырга тырышуын рәсми рәвештә игълан итте. Бер кызыклы мәгълүмат бар: интернет-форумнарның берсендә Facebook түнтәрелешеннән 15 минут алда бер билгесез кеше социаль челтәрләрнең глобаль түнтәрелеше башланачагы турында хәбәр калдыра. Биржа графиклары Цукерберг компаниясенең акцияләре өзеклек башланганчы ук түбәнгә тәгәрәвен күрсәтәләр. Димәк, авария турында биржа спекулянтларының бер өлеше алдан кисәтелгән. Төнлә интернет киңлегендә: «Спутниклар (ясалма иярченнәр) яулап алына. Электр өзеләчәк», – дигән янаулы хәбәр дә пәйда булды хәтта. Бу соңгысы вазгыятьне файдаланып, паника тарату гына булгандыр, бәлки. Әмма социаль челтәрләр түнтәрелешеннән күп сәгатьләр алда Кытайда Чжэнчжоу шәһәрендәге шоу вакытында, идарә югалу сәбәпле, йөзләгән дрон берьюлы яңгыр булып җиргә коелды. Әле ярый зур фаҗига булмады. Болар барысы да электрон сервисларның ышанычсыз булуын, зур һөҗүм оештырылып, бөтен планетаның берьюлы элемтәсез калуы, электр энергиясе һәм газ өзелү куркынычы, финанс секторының эштән чыгуы бик мөмкин хәл икәнен искәртә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү