Ярминкәләрдә бәрәңге бәясе белән «уйнаучы» алыпсатарларга чик куелырмы?

Шимбә иртәсендә башкаланың үзәк сәүдә урыны – «Агропромпарк»та узган ярминкәне карап чыгарга булдым. Кызык бит. Шәһәрнең төп ярминкәсендә  шәхси һәм фермер хуҗалыклары, эре агрофирмаларда  җитештерелгән  продукцияләр белән чираттагы сәүдә ничек үтә? Сатып алучыларның кәефләре ничек?

– Моннан җиде-сигез ел элек ярминкәләрдә бәйрәм төсе күбрәк иде. Быелгысы бераз сүрәнрәк. Үзешчәннәр чыгышы җитешми, – ди тумышы белән Апас районыннан булган Ризван ага. «Агропромпарк»та узучы ярминкәгә ул сатып алудан бигрәк якташларын очратмаммы дип килүен дә яшерми.

Ни эшләтәсең, елы шундый. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычының көзге ярминкәләргә дә тәэсире булмый калмаган. Халык узган еллардагыдан кимрәк.  Әмма моңа карап авылның шәһәргә ярдәме кимегән дип әйтеп булмый. «Агропромпарк»ның сәүдә рәтләрендә иртә таңнан Балтач, Саба, Нурлат районнары җитештерүчеләренең  шау-гөр килеп сәүдә итүе шуны раслый. Күңелең теләгән һәр нәрсә дә бар. Итнең килограммы 320–380 сум, суган – 20, сөт – 30 сум. Бәяләр чагыштырмача арзан.

Ярминкәдә иң беренче очраткан кешем – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе  Сирин   Нигъмәтҗановның да кәефе күтәренке. Казанның 15 сәүдә мәйданында 22 районнан килгән йөзләгән фермер, 20 агрохолдинг, шул исәптән Татарстан Кулланучылар җәмгыяте, «Майский», «Ак Барс – холдинг» хуҗалыклары, кошчылык фабрикалары чагыштырмача арзан бәядән үз продукцияләрен тәкъдим итә. Бәяләрнең төрле булыннан ризасызлык күрсәтүчеләр дә бар. Халык алыпсатарларның әрсезлегеннән дә риза түгел. Капка төбендә торып акча эшләмәкчеләр. Хокук саклау органнары да читтә калмасын иде. Һәрбер машинага сакчы куеп та булмый, әмма чарасын күрү кирәк, – ди Сирин Мулланур улы.

– Ярминкәгә 13 авыл җирлеге, «Нурлат сөте» һәм «Южная» агрофирмалары, «ВЗП Биләр», «Восток», «Заготпром» хуҗалыклары һәм фермерлар товарлары, шулай ук Раушат Сәгъдиев, Ришат Тимербулатов, Нәсибә Җумбаева, Шамил Вәлиуллин, Светлана Лизунова шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән  бәрәңге, ит, сөт, бал, йомырка суган, кишер, кәбестә һәм тагын 30дан артык продукция алып килдек.  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән бәяләр, үзегез күреп торасыз, кибет киштәләрендәгедән шактый арзан. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, халык  кайбер төр яшелчәләрне  ябырылып ала. Хуҗалыклар алып килгән 23 тоннадан артык яшелчәне берничә сәгатьтә алып та бетерделәр. Аеруча бәясе унсигез сумнан булган бәрәңге тиз сатылып бетте, – ди Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исхаков.

Шунысы борчый: ярминкәдәге  ыгы-зыгыдан файдаланып калырга омтылучылар арта, диләр. Нурлатлылар ярминкәгә утыз машина продукция алып килгән булса, шуның дистәдән артыгы арадашчылар «һөҗүме»нә дучар булган.

– Алыпсатарлар хуҗалыклар алып килгән продукцияне ерактан каршы ала, – ди Нурлат район Советы башкарма комитетының икътисад буенча рәис урынбасары Марсим Вилданов. Бәрәңге төялгән «КамАЗ» машиналарына алыпсатарларның игътибары аеруча зур. Барлык төр продукцияне, кем әйтмешли, капка төбендә үк югарырак бәядән күмәртәләп сатып алырга теләүчеләр бар. Без килограммын унсигез сумнан сатарга дип алып килгән бәрәңгене, кыйммәтрәк бәядән  алабыз, дип торганда, кызыгучылар табылмас дип әйтеп тә булмый. Эшне тәмамлап, тизрәк кайтып китәсе дә киләдер. Тик Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының транспорт чыгымнарын үз өстенә алуын да онытырга ярамый, – ди Марсим Мөнип улы.

Ярминкәгә килүче барлык машиналар янына сакчы куеп  булмаса да, бәрәңге бәясенең чамадан тыш үсеп китүе алыпсатарлар белән бәйле түгеме икән дигән уй да борчый.

Базар икътисады, бәяләрне өстән билгеләп булмый. Әмма бәрәңге бәяләре әллә ни күпкә арту өчен җирлек тә юк, – ди  Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Корылык нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда уңыш күләме гектарыннан уртача 155 центнер чыкса, күпләп бәрәңге үстерүче «Вятские зори» хуҗалыгында бу күрсәткеч гектарыннан – 275, «Дәүләтов» крестьян-фермер хуҗалыгында – 270, «Кырлай» җәмгыятендә гектарыннан уртача 250 центнер уңыш алына. Бу  республика халкының бәрәңгегә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк, – ди Марат Азат улы.

Башкалада  узган ярминкәләрдә дә баштагы ыгы-зыгы кими баруы күренә. Һәрхәлдә, бәяләр төрле булса да, ярминкәләрдә бәрәңге күп. Якынча исәпләүләр буенча, казанлылар узган ярминкәләрдә 200 миллион сумлык яшелчә, шул исәптән 880 тонна бәрәңге сатып алган. Бу – узган елдагыдан шактый артык дигән сүз. Кәбестә, кишер, чөгендер, суган һәм башка төр яшелчәләрне дә быелгы ярминкәләрдә халык күбрәк сатып ала.

– Көзге ярминкәләр – авылның шәһәр халкына күрсәткән игелеге. Бәяләр ел дәвамында бераз артса да, әллә ни үсәр дип уйламыйм. Һәрхәлдә, моңа җирлек юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыкларга бәяләрне тәкъдим итә алмаса да,  продукция җитештерүчеләр белән бу турыда сөйләшүләр булды. Ярминкәләр үзенең социаль юнәлешен саклап калачак, – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе Дмитрий Яшин.

Бу кадәресе 2 октябрьдә узган ярминкәләрдә дә ачык чагылды. Нурлатлылар белән саубуллашып торганда, алар янына ашыгып-кабаланып, кулына зур савыт тоткан бер апа килеп туктады. Соңыннан белдем: биредән ерак булмаган бер йортта яшәүче Фәүзия апа икән. Нурлатлыларны коймак белән сыйларга килгән.

Моның  үзенә күрә бер хикмәте бар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Исхаков әйтүенчә, узган ярминкәгә бәрәңге алырга килгән Фәүзия апа акча янчыгын югалта. Аның елап торганын күргән нурлатлылар, берсен-берсе уздырып, каза күрүченең сумкасына күчтәнәч тутыра. Бу юлы үзем күрдем: башкалар коймак белән сыйланган арада, ай-ваена карамыйча, Фәүзия апаны Өлкәннәр көне белән котладылар. Әлеге күренеш күңелгә ямь өстәде. Хәтта көзнең саран кояшы да яктырак елмайган сыман булып китте.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү