Татарстанда ипотека кредиты алучылар арткан

Татарстан халкы торак шартларын ипотека ярдәмендә яхшырта. Бу елның 8 аенда республикада яшәүчеләр 42 меңнән артык ипотека кредиты алган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 23,5 процентка артыграк.

Сан теленә күчерсәк, барлыгы 106 млрд сум акча дигән сүз бу.  2021 елның августында ипотека кредиты буенча уртача айлык ставка 7,77 процентны тәшкил иткән.

Шунысын да әйтергә кирәк: кредит алучылар үз бурычларын вакытында түләп бара. Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр кичектерелгән бурыч өлеше “ипотека портфеле”нең гомуми күләменең 0,46 процентын гына тәшкил иткән.


Фикер өстәү