Путин прививка ясатучыларны бүләкләргә кушты

Россиядә коронавирустан үлем очраклары арта.

Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаган россиялеләрне бүләкләү мәсьәләсе каралды. Вице-премьер Татьяна Голикова кызыксындыру чараларын озайтырга тәкъдим итте.

Голикова сүзләренчә, призлар уйнату нәтиҗәләре буенча сентябрьдә 495 җиңүче билгеләнде. Аларның һәркайсы 100әр мең сум акча алган. Голикова лотереяны ел ахырына кадәр ай саен үткәрергә тәкъдим итте.

«…бүләкләү, әлбәттә, белешмә булганда гына түгел, ә нәкъ менә вакцинация вакытында бирелә торган итеп оештырылырга тиеш. Мин нәрсә турында әткәнне аңлдыгызмы?» — дип шәрехләде аның тәкъдимен Владимир Путин.


Путин прививка ясатучыларны бүләкләргә кушты” язмасына фикерләр

Фикер өстәү