Алтын бетсә бетәр, эшләүчеләр бетмәсен

Соңгы вакытларда углеводородларга бәянең кискен артуы сәбәпле, илдә икътисад проблемалары баш калкытып тора. Банклар ипотека ставкасын күтәрә башладылар.

Бу төзелеш шаукымының кимеп, материаллар җитештерүче заводларның һәм төзелеш компанияләренең эше акрынаюга китерер, мөгаен. Үзәк банк төп ставканы тагын да күтәрәчәк. Бизнес моңа шикләнми. Димәк, кредит процентлары да үсүдән туктамас. Икътисадның реаль секторы өчен зур проблемага әвереләчәк бу хәлләр. Каш төзәтәм дип, күз чыгаруга тиң булачак.

Җитмәсә, илнең иң зур алтын чыгаручы компанияләренең берсе булган «Полюс» компаниясе җитәкчесе Павел Грачев Россиядә җир астындагы алтын чыганакларының бетүгә таба баруын әйтеп куркыта. Юк, алтын күп ул үзе. Галимнәр, планета тирәнлекләрендәге бөтен алтын өскә чыкса, бар җирдә дә тездән булачак, атлап йөреп булмаячак, диләр. Тик кыйммәтле металл үзеннән-үзе өскә калыкмый бит инде. Аның ятмаларын башта эзләп табарга, аннан инвестицияләр ясап чыгарырга кирәк. Россиядә менә шул эзләп табу мәсьәләсендә эшләр хөрти икән. Катлаулылык шунда: разведка компаниясенә ятмаларны эзләү файдалы түгел, чөнки син тапкан ятманы сатуга куялар да, бүтән берәү аңа хуҗа була. Аңлашыла инде: геологлар кемнәрдер баесын өчен айлар буе өйләренә кайтмый урман-кырлар гизеп җәфаланырга теләмиләр. Аннан рудаларның сыйфаты да начарая икән. Башка проблемалар да бар. Шуңа күрә алтын чыгаручылар киләчәктә алтын кытлыгы башланачак дип куркыталар да инде.

Сатарга чимал бетсә, бюджетны тутыруның бердәнбер юлы булып эшче халык җилкәсенә өелгән салымнар калачак бит. Бу өлкәдә дә проблемалар бар, диләр салым җыючылар. Үзмәшгульләр турында канун кабул ителгәч, яхшы булды, дип сөенделәр. Кешеләргә күләгәдән чыгып, закон каршына бастырылудан курыкмыйча эшләү мөмкинлеге бирү начар түгел начарлыкка. Печтек кенә салым түлисең дә тыныч йоклыйсың. 3 миллион россияле хәзерге көндә шулай тыныч йоклый башлаган. Шулаен ул шулай да, ярый да эшләр барса уңайга, диләр бит әле. Салым җыючылар эшләр уңайга бармый дип саныйлар әнә. Мәсьәләнең кыен ягы шунда: бизнес халыкны эшкә ялламыйча, үзмәшгуль итеп кенә файдаланырга ияләнгән. Икеяклы килешү төзисең дә эшләгәненә түлисең, ә салым түләп мәшәкатьләнүдән азат буласың. Хезмәт кенәгәсе белән эшкә алсаң, хезмәт хакыннан 13 процент НДФЛ, 30 процент социаль взнослар түләргә кирәк булачак. Түгәрәк кенә суммага җыела ул. Эш бирүчеләр җайлы юлны файдаланырга яраталар, әлбәттә. Федераль салым оешмасы моннан бер дә канәгать түгел, шуңа күрә бизнесны тикшерү өчен зур рейдлар ясарга ниятли. Бу хакта аның 16 сентябрьдә язылган N АБ-4-20/13183 тамгалы хатын укып белеп була.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү