Финанс министры Радик Гайзатуллин: Бюджетның һәр тиене исәптә

  Татарстан Президенты республика парламентына бюджет Юлламасын кертте. Республиканың төп финанс документы ничек эшләнгән, бюджет сәясәтендә нинди яңалыклар бар?  Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга «ВТ» хәбәрчесе әнә шундыйрак сораулар белән мөрәҗәгать итте.

 – Радик Рәуфович, 2022 елга һәм пландагы чорга бюджет республиканың сезнең җитәкчелектә әзерләнелгән егерменче бюджеты булып тора. Гаять зур белем-тәҗрибәгездән чыгып, яңа әзерләнгән документны ничегрәк бәяләр идегез?

– Бу хакта искә төшерүегез өчен рәхмәт. Гомумән алганда, соңгы ике дистә вакыт эчендә республика икътисады ныгыды  һәм  ыргылышлы төстә үсте. Әмма бу юл җиңел генә булмады. Без даими рәвештә иң яхшы чишелешләр эзләп табарга тырышабыз. Бюджет «язмышы» аша республиканың тарихын өйрәнергә мөмкин. Шушы  вакыт эчендә 2010 елгы корылыкны, 2009, 2014 һәм 2020 еллардагы кризисларны, Бюджет кодексының тулысынча яңартылуын, җирле үзидарәнең, озак вакытка исәпләнелгән планлаштырылуның гамәлгә кертелүен, бюджет оешмаларының хокукый хәленең камилләштерелүен, пандемияне һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен кичердек,  дөнья күләмендәге төрле   сәяси һәм спорт чаралары үткәрдек.

Безнең республика үсешнең яңа баскычына күтәрелде, халыкның тормышы яхшырды, башкалабызны бөтен дөнья таный башлады. Бу  чараларның барысы да республика җитәкчелегенең төптән уйланылган сәясәте нигезендә тормышка ашырылды һәм, һичшиксез, бюджетта чагылдырылды. Икътисадта кыенлыклар килеп туганда, уртак рәвештә төрле яклап уйланылган карарлар кабул ителә. Мәсәлән, 2009 елда капиталь чыгымнарны туктатып тордык, тотрыклылык пәйда булгач, алар торгызылды. Бюджет чыгымнары киметелде. Узган елда, бөтен дөнья COVID-19 инфекциясе таралуга бәйле кыенлыкларны кичергән бер мәлдә дә, шушы тәҗрибә кулланылды. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча төрле  чаралар күрелә.

Киләсе елга бюджет, алдагы еллардагы кебек үк, агымдагы бюджетның үтәлешенә, көтелә торган ел йомгакларына, Россия Федерациясе Икътисад министрлыгының сценарий шартларына  һәм 2022–2024 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә нигезләнә. Федераль законнарга ел саен кертелә торган үзгәрешләр, бер яктан, бюджетыбызның керемнәрен киметә, икенче яктан, чыгым өлешен арттыра. Нәтиҗәдә республика бюджетына авырлык килә. Әнә шундый катлаулы шартларда алдагы 3 елга бюджет төзедек.

– Мәгълүм булганча, бюджетны төзү аның керем өлешен булдырудан башланып китә. Ничегрәк ул?

– Бюджет керемнәренә килгәндә, аның буенча эшләр инде язын ук башлана. Аерым керем чыганаклары күләмнәре тәгаенләнә, хуҗалыклар һәм муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр  вәкилләре, Икътисад  министрлыгы, салым хезмәте, шулай ук тармак министрлыклары белгечләре белән финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре карала. Бюджетка керергә тиешле һәрбер сум бик күп исәп-хисапларга нигезләнелә һәм җентекләп фаразланыла.

Татарстанның бюджет системасы 45 район һәм шәһәр бюджетын үз эченә ала. Республиканың төп финанс документын булдыру барышында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Аларның җирле бюджетларның керем өлешен булдыру буенча тәкъдимнәрен карадык. Нәтиҗәдә җирле бюджетларның кереме күләме буенча фаразлар муниципалитетлар белән бернинди каршылыксыз килештерелде.

Бюджет керемнәре арасында табышка салым, физик затлар кеременә салым, акцизлар, оешмалар милкенә салым төп керемнәр булып тора. 2022 елга тупланма бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме – 296,8 миллиард сум, 23 елга – 306,4 миллиард сум, 24 елга – 318,0  миллиард сум күләмендә фаразланыла.

– Киләсе елга республика бюджеты чыгымнарының үзенчәлекләре турында сөйләп үтсәгез иде. Капиталь чыгымнарның күләмнәре кимемәсме?

– Беренче  чиртатта кирәкле һәм социаль әһәмиятле  чыгымнар күләме сакланып калачак. 2022 елга төзелгән бюджетта алар чыгымнарның гомуми күләменең 79 процентын тәшкил итәчәк. Чыгымнарда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым бер категорияләренең хезмәт хакын икътисадта   уртача хезмәт хакына җиткерү өчен акча күздә тотылган, шулай ук хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру исәпкә алынган. Социаль сәясәткә чыгымнарның гомуми күләме – 44,6 миллиард сум, шул исәптән социаль түләүләр 21,5 миллиард сум күләмендә фаразланыла.  Соңгы 3 елда социаль түләүләр шактый ук үсте. Аларның күләме 65 процентка артты.

Шуны басым ясап әйтәсем килә: алдагы елларда башланган социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзүне, капиталь төзекләндерүне финанслау дәвам итәчәк. Шулай ук республикада берничә ел дәвамында гамәлдә булып килүче социаль әһәмиятле чараларны финанслау күздә тотылган.

2022 елга, федераль средстволарны исәпкә алмыйча, тупланма бюджетның чыгым өлеше 307,7 миллиард сум күләмендә, 23 елга – 319,1 миллиард сум, 24 елга – 323,0 миллиард сум күләмендә фаразланыла.

– Бюджетны төзү барышында җирле органнар белән хезмәттәшлек алып барыламы? Алар нинди йогынты ясый?

– Республиканың бюджет системасы өчен төбәкләр бюджетлары белән иңгә-иң торып эшләү гаять зур әһәмияткә ия. Биредә барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның мөстәкыйльлеге мөһим. Шул ук вакытта республикада барыбыз да – дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары да, җирле үзидарә органнары да шуны яхшы аңлыйбыз: бюджет сәясәте һәм бюджет дисциплинасы барыбыз өчен дә бердәм булырга тиеш. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны уңышлы үтәүнең нигезе – бердәм кагыйдәләрне үтәү. Кем әйтмешли, бердәмлектә – көч!

Ай саен муниципалитетлар вәкилләре белән үткәрелә торган киңәшмәләрдә җирле бюджетларның агымдагы үтәлеше  карала, Президент катнашында һәр квартал саен йомгак ясала, хәл кылуны таләп иткән мәсьәләләр вакытында өйрәнелә. Күпләрдә акчаны керемнәр мөмкинлек биргәннән күбрәк тоту теләге бар. Бюджетны эшләү мәсьәләсе буенча очрашуларда төбәкләрнең сценарий шартларына сыешмаган тәкъдимнәре каралды. Бу тәкъдимнәр гомумиләштерелде. Алар бюджетны үтәү барышында, өстәмә алынган керемнәр, бюджеттан тыш эшчәнлектән керемнәр, чыгымнарны экономияләү хисабына, тормышка ашырылырга мөмкин.

– Булачак бюджетның нигезенә аның агымдагы үтәлеше салына, дидегез. Бүгенгә республика бюджеты ничегрәк үтәлә? 

–  Агымдагы елның 9 аенда республика бюджеты шактый ук уңышлы үтәлеп килә. Планда каралган барлык  чаралар хәл ителә. Керемнәр асылда көтелгәнчә алына, бу, үз чиратында, бюджетның чыгым өлешен үтәү мөмкинлеге бирә.

Хисап мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда  Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 232,5 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.

Планда каралган барлык чыгымнар финансланыла. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнеп килә, социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнә, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләренә түләнелә, илкүләм проектлар финансланыла, инвестиция программалары тормышка ашырыла.

4 октябрьдә Президент Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Алга таба бюджет буенча эш ничегрәк дәвам итәчәк? Аны кабул итү кайчанга планлаштырыла?

– 6 октябрьдә депутатлар, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы тупланма бюджеты проекты буенча фикер алышуга бәйле зона киңәшмәсе үткәрелә. 11 октябрьдә Парламент тыңлаулары була: анда закон проекты җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында тикшереләчәк. Теләгендә булган барча кешене әлеге  чарада катнашырга чакырабыз. 15 октябрьгә кадәр бюджетны Дәүләт Советы комитетларында карау һәм 25 октябрьдә Парламент утырышына I укылышта кабул итүгә кертү күздә тотыла. Ноябрь аенда исә яңа бюджетны кабул итү планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, бюджет мәсьәләләре белән даими кызыксынган өчен «Ватаным Татарстан» газетасына һәм аны укучыларга рәхмәт әйтәсем килә.

 


Фикер өстәү