Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, көндез 8-13 градус җылы, төнлә 5 градус салкын булачак.
Кояшлы коры һава торышы атна ахырына кадәр сакланыр дип фаразлана.