Равил Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар: Портфелен күтәреп килеп керер дә, көрәш турында фикерләрен җиткерә башлар кебек

Көрәш җәмәгатьчелеге Равил Хәйруллинны соңгы юлга озатты. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры белән хушлашырга Казандагы 7нче хастаханә янына халык күп җыелды. Җылы сүзләр әйттеләр, хатирәләр яңарттылар, дога кылдылар. Исәннәргә алга таба да көрәшергә туры киләчәк: келәмдә батыр калу гына түгел, мәгълүм авыруны җиңү өчен дә.

Мәрхүм белән хушлашу мәрәсимен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов алып барды. “Аның киткәненә әле дә ышанып булмый. Портфелен күтәреп килеп керер дә, көрәш турында фикерләрен җиткерә башлар кебек. Бу кадәр кешенең җыелуы тагын бер тапкыр дустыбызның никадәр якты кеше булуы турында сөйли”, – диде ул Равил Хәйруллин турында. Татарстанның Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин дустының тормышта зур сынаулар аша узып, күтәрелүе турында искә алды.

Свердлау өлкәсендә туа ул. Әнисе бу якларга комсомол төзелешенә барып эләгә. Малайга авырлыкларны кечкенәдән үк татырга туры килә. Әтисе вафат булгач, әнисе аны туган ягына – Корсабаш авылына алып кайта. Кечкенә Равил бабасы белән әбисе тәрбиясендә үсә. Көрәш мәйданына да бабасы алып чыга аны. Спорт белән ныклап торып Чистайдагы совхоз-техникумда шөгыльләнә башлый. Бәхетенә, биредә данлыклы тренер Мәгаз Сәхәбетдинов кулы астына эләгә. ТАССР чемпионатында көмеш медаль яулый, 1972 елда яшьләр арасында Россия чемпионы булып таныла. Армиягә барып кайткач, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Биредә янә Мәгаз Сәхәбетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Бу юлы инде уңышлар да арта, Равил Хәйруллин грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы исеменә лаек була. Институтны тәмамлап, авыл хуҗалыгында эшли башлагач та, көрәштән ерак китми ул. Питрәчтә егетләрне туплый, ә Балык Бистәсендә башлык булып эшләгәндә, бу район егетләре республикада иң көчле командалардан саналды, зур ярышларда беренче урынны алды.

Моннан унбер ел элек Равил Хәйруллин Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры итеп билгеләнде. Кирәк чакта түрәләр белән алар телендә, көрәшчеләр белән егетләрчә сөйләшә белде. Татар батырлары тәҗрибә тупласын, башкалар белән бил алышып осталыгын арттырсын, дөнья күрсен дип мөмкинлек булган саен сәфәр чыгарга тырышты. Көрәш дөньясында үзен иң шәп батыр, иң яхшы тренер, иң гадел хөкемдар дип санаучылар да җитәрлек. Башкарма директор җиде кат үлчәп, бер мәртәбә кисәргә тырышты. Замана коточкыч тизлек белән үзгәргән чорда милли спорт төрен ничек тә саклап калу өчен җан атты. Бүгенге батырлар бу исемгә лаек булсын, җиңүдән башлары әйләнмәсен, элеккегеләре исә онытылмасын дип хезмәт куйды.

“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирга аерым мөнәсәбәттә булуын беркайчан да яшермәде Равил Хәйруллин. Бу бәйге иң мәртәбәле ярыш булган өчен генә түгел. Муса Җәлилнең геройлыгы турында һәрвакыт сокланып сөйләде ул. Алманиягә барып, аның эзләреннән йөргәнен еш искә ала иде.

Кыскасы, үзе дә эшләде, башкаларны да тик тотмады. Әле мәрхүмне озатканда танылган хөкемдар Әүхәт Мөхәммәдиев сөйләп торды: “Узган атнада Сабада буласы турнир турында ахырга кадәр белешеп торды. Хәленең яхшырасына өметләнеп, эшкә чыгарга хыялланды. Ә шимбә көнне телефонын алмый башлады…”

 Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү