Пенсиягә чыккач косметолог һөнәрен үзләштергән Рузилә Шәйдуллина: Матурлык үз кулымда, картаерга вакытым да юк

Замана өлкәннәре әнә шулай ди. Лаеклы ялга чыктым дип кенә берсенең дә өйдә утырасы килми. Алай гына да түгел, пенсиягә чыккач, яңа һөнәр үзләштерүчеләр дә шактый. Кемдер тегүчелеккә укый, кемдер косметолог һөнәрен үзләштерә. Икешәр эштә эшләүчеләр дә бар.

Казанда яшәүче Рузилә Шәйдуллинага 57 яшь. Тиешле еллар эшләгән өчен күптән пенсиядә булса, быел лаеклы ялга да чыккан. Әмма укытучы булып эшләвен дәвам итә әле.

– Мәктәпләрдә укытучылар җитеп бетми. Быел 1 нче сыйныфларны алырга туры килде. Мәскәү районының 34 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытам. Эшем дә бик ошый. Әмма киләчәкне уйладым. Эштән китсәм, хәзер яңа һөнәрем бар. Косметологка укыдым, – ди ул.

Рузилә Шәйдуллина, пенсионерларны укытабыз, дигән сүзне ишетүгә, бик теләп риза була. Хәер, үзе әйтмешли, беренче тапкыр гына укуы түгел икән инде. Ул гомере буе яңа белемгә омтыла. Күптән түгел психологка да укып чыккан, тик косметология  күбрәк ошаган.

–  Безне Халыкара сервис көллиятендә укыттылар. Андагы укытучыларга чиксез рәхмәтлемен. Үзләренең җәйге яллары вакытында безгә белем бирделәр. Үземне алар урынына куям да сабырлыкларына шаккатам, – ди Рузилә ханым. – Гомер буе башка эшкә өйрәнгән кешеләр бит без. Кулларыбыз берни тотмый иде. Тыныч кына барысын да өйрәттеләр, күрсәттеләр. Массаж, бизәндерү, биткә маскалар кую, кашны матурлау, керфекләрне үстерү буенча күп кенә дәресләр бирделәр. Хәзер инде эшли беләм. Үзем дә гел матур йөрим. Якыннарым, дусларым да миңа киләләр. Укытучылыгымны ташларга җыенмыйм, буш вакытым бар, шунда эшләячәкмен. Үзмәшгуль булып та теркәлдем. Матурлык үз кулымда, картаерга вакытым юк.

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Наталья Горбачева да элек балаларны математикадан укыткан. Пенсиядә бераз гына ял итеп алган да яңа һөнәр үзләштергән. Ул хәзер – тегүче.

–  Мәктәптә 37 ел эшләдем. Шөкер, пенсиям аз түгел. Әмма тормыш авыр. Акчасыз бернишләп булмый хәзер. Шуңа да мул тормышта яшәр өчен, пенсиягә генә карап утырып булмый, тегү тегәм, – ди ул. – Элек тә бераз теккәли идем. Әмма осталыгым булмады. Көллияттә укыганда безне бик яхшы итеп өйрәттеләр. Тегүнең дә үз серләре бар икән. Бу эшкә тиз өйрәндем. Бөтен гаиләмә, якыннарыма нәрсә кирәк, шуны тегеп бирәм.

Наталья ханым да картлык сүзен яратмый. Пенсиягә чыккач, яши генә башладым әле мин, ди ул. Үзе әйтмешли, элек бар гомере мәктәптә узса, хәзер оныклар да караша, кул эшләренә дә вакыты кала. Чигә дә, бәйли дә.

– Пенсиягә алдан әзерләндем. Кайберәүләр, эштән киткәч, кеше үз эченә бикләнә, күңелсезләнә, картая, дигән иде. Икенче һөнәр алу бар дөньямны үзгәртте. Мин үземне башка яктан ачтым. Тегү теккәндә күңел тынычлана, рәхәт. Мәктәп бөтен тормышымны урлый иде. Тегүне кайчан тексәң дә була. Дусларыма да вакыт табам, табигатькә дә чыгабыз. Йөрәк гел яшь әле, картаясым килми. Хәер, дәүләт мөмкинлеген биреп, безне кайгыртып торганда, картлык та килми тора кебек. Көннең ничек узып киткәнен дә сизмим, – ди ул.

Наталья ханым, гел яхшы уйлар белән яшим, ди:

–  Беркайчан да моңаеп утырмадым. Борчулар да, хәсрәтләр дә бар инде ул. Әмма үзеңне кулга алырга, тыныч тотарга кирәк. Киләчәккә зур планнар белән яшим. Үзмәшгуль булып теркәлеп эшлисем килә. Әлегә заказлар кабул итәм. Бу көннәрдә үземә җылы спорт киеме тегеп утырам әле. Ошаса, башкаларга да тегәрмен дип торам. Тегү машинам совет чорыныкы. Кул белән тегәргә кирәк. Әмма бик яхшы эшли. Минем өчен хәзер иң мөһиме шул. Үзем авырмасам, машинам ватылмаса, бар да яхшы булачак.

 

+ врезка

 

Рәсем асты

Рузилә Шәйдуллина, пенсиягә чыккач, косметолог һөнәрен үзләштергән. Хәзер: «Матурлык үз кулымда, картаерга вакытым да юк», – дип шаярта.


Фикер өстәү