11 октябрьдән Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләр кертелә

Татарстанда коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулану сәбәпле, чикләүләрне катгыйландыралар.

Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Кызганыч, эпидемиологик вазгыять яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күреп торасыз, халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә», — диде Лилия Галимова.

11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

– Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш;

– 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш. Шулай ук түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

– Барлык хезмәткәрләр, чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.

– 18 яшьтән өлкәннәр коронавируска каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганы раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

– Чараны һәм аны үткәргәндәге профилактик чараларны Татарстан Оператив штабы белән 30 көн кала килештерелергә тиеш.

Шулай ук кунакханәләр, хостеллар номерларын  50 процентка кына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга мөмкин.

Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.

Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә. Алар ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, вакцина ясату урынына, кибеткә, эш урынына бару, чүп түгү һәм йорт хайванын өйдән 100 метр ераклыкта булмаган арада йөртү кебек сәбәпләр белән генә өйдән чыга ала. Эш бирүчеләр исә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрен читтән торып эшләү режимына күчерергә яисә хөкүмәт карары кабул иткән чикләүләрне үтәргә тиеш булачак.

QR-код алу белән кыенлыклар килеп чыкса, 122 «кайнар элемтә» номерына шалтыратып, хәлне аңлатырга мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү