11 октябрьдән коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле Татарстанда яңа чикләү чаралары кертеләчәк.
Шулар арасында QR-код та бар. Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, QR-кодлар кертелүгә бәйле рәвештә сәүдә үзәкләренә һәм башка медицина пунктларында прививка кадату өчен яңа кабинетлар ачарга туры киләчәк. Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
— Хәзер вакцина ясату кабинетларына йөкләнеш артачак, без моны төгәл фаразлыйбыз. Кирәк булгач, вакцинация узу өчен яңа пунктларын ачачакбыз. Бу бигрәк тә зур шәһәрләргә кагыла, — диде ул.