Татарстанда киләсе ун елда 30 миллион квадрат метрдан артык торак төзеләчәк

Татарстанда киләсе ун елда 30 млн. кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгатендә әйтте.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә җитди финанс чаралары таләп итәчәк. Илкүләм проектлар һәм федераль программалар белән беррәттән, Россия хөкүмәте тарафыннан өстәмә чаралар күрелде — инфраструктура менюсы булдырылды. Ул яңа инструментлардан тиешле
дәрәҗәдә файдалану бурычын куйды.

«Еш кына төзүчеләрнең мәнфәгатьләре территорияне үстерү буенча стратегик планнарга туры килми. Торак төзелеше мәсьәләләрен төгәл координацияләү һәм территорияне үстерү программасы кирәк», — диде ул.


Фикер өстәү