Арслан Сибгатуллин: «Футболчы булырга телим!»

Нәни героебызны Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр. Кайчандыр Тукайның «И, туган тел!» шигырен сөйләп һәм «Священная война» җырын башкарып танылган Арслан Сибгатуллинның хәзер өйгә дә кайтып кергәне юк диярлек. Россиянең танылган актерлары белән бер сериалда төшәргә дә өлгерә, спорт турында да онытмый. Йә, калганын үзе сөйләр.

Арслан Сибгатуллин турында белешмә

– Ул Казанның 181 нче номерлы мәктәбендә 2 сыйныфта белем ала.

– Беренче шигырен ике яшьлек чагында өйрәнә.

– 2017 елда Максим Галкин алып баручы «Лучше всех» тапшыруында катнаша. Шул ук елны Андрей Малахов алып барган «Пусть говорят» тапшыруында кунак булып кайта.

Арслан дзюдо белән дүртенче ел шөгыльләнә.

– Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында баручы «Сөембикә» операсында Үтәмеш ролен башкара.

– Арслан шулай ук күптән түгел Россиядә төшерелгән «Клиника счастья» сериалында да Тимофей ролен башкара.

– Кумиры –  футболчы Неймар.

– Арслан, син бит әле мәктәп укучысы гына. Мәктәптә күбрәк нинди билгеләр аласың, гомумән, укырга вакытың каламы?

– Мәктәптә мин «дүрт» һәм «биш» билгеләренә генә укыйм. Аеруча математика фәне җиңел бирелә. Әдәбиятны да үз итәм. Әйе, укырга вакыт кала. Башка кызыксынуларымның укуга зыян салуын теләмим, шуңа күрә тырышам.

– Ә ял вакытын ничек уздырырга яратасың?

– Минем тагын бер яраткан шөгылем бар бит әле. Ул да булса – футбол. Үскәч футболчы булырга телим! Буш вакытым чыгуга, туп тибәргә яратам. Урамга чыгам, табигатьтә йөрим. Иң шәп ял – саф һавада. Минем бит әле энекәшем дә бар. Кайвакытта, урамга чыкмый гына, Әскәр белән туп тибәбез. Ул да шәп уйный, ләкин минем куып тотарга җитезлеге җитеп бетми әле.

Арсланның әнисе Гүзәл, сүзгә кушылып:

– Ай, аларның туп тибүләре! Өйдә! Башта ачулана идем, хәзер инде, тешне кысып булса да, рөхсәт итәм.

Әскәрне яратасыңмы, Арслан?

– Бик! Ул гел минем янымда йөри, ярдәм итә, көч биреп тора. Минем белән бергә шигырьләр өйрәнә.

– Шигырьләр, дигәннән. Беренче шигыреңне ничә яшьтә укыдың, хәтерлисеңме?

– Миңа ул вакытта ике яшь булган. Әнием миңа һәрвакыт Александр Пушкин әсәрләрен укый иде. Хәзер ул минем яраткан шагыйрем! Мин әнине тыңлап, отып барганмын. Ә видеога төшергән беренче әсәрем – Габдулла Тукайның «И, туган тел!» шигыре. Ул видеода миңа өч яшь.

Гүзәл ханым:

– Ул шигырьне без Мәскәүнең Кызыл мәйданында төшергән идек. Очраклы гына. Планшетның ике процент кына зарядкасы калып бара иде. «Улым, йә төшерергә җитешәбез, йә юк», – дим Арсланга. Шигырьнең соңгы сүзе яңгырауга, планшет сүнде. Мин, гомумән, ниндидер билгеләргә битараф түгел. Монда да, язмыш булган икән, дидем.

– Арслан,  син шигырьләр укыганда нәрсә турында уйлыйсың?

– Укыган чакта мин шигырьнең эченә үк кереп китәм, шуңа күрә берни турында да уйламыйм. Сәхнәгә чыгар алдыннан әнием: «150 процентка, чын күңелдән укырга тырыш», – ди. Шуңа да мин бөтен игътибарымны, күңелем һәм йөрәгемне шигырьгә багышлыйм.

– Син бит әле шәп  җырлыйсың да. Хәзер инде сәхнәгә чыгарга куркып тору юктыр?

– Юк, борчылмаска тырышам. Җырлаганда да чын күңелдән җырлыйм.

– Безнең укучыларга «Клиника счастья» сериалын төшерү процессы турында да сөйлә әле. Авыр булмадымы?

– Авыр булмады. Киресенчә, бик кызык иде. Бигрәк тә, грим ясаган мизгелләр. Сериалда төшүче актерларның барысы белән дә тиз дуслаштык. Алар бик гади икән. Әле мин Аняга (актриса Анна Антонова. – Ред.) кызыл башлыгымны да бүләк итеп калдырдым. Әле дә кия ул аны!

Гүзәл ханым:

– Безне рольгә билгеләгәч, бик сөендек. Съемкаларга аз гына вакыт калып барганда, Арслан кулын сындырды. Ничек борчылганны белсәгез! Беренчедән, кулы өчен, икенчедән, сериал өчен. Курка-курка гына шалтыраттык. Иң кызыгы – безгә «ярар» диделәр. Һәм сериалның сценариен үзгәрттеләр. Шаккаттык! «Арслан бу рольгә бик яхшы туры килә, ул, һичшиксез, сериалда уйнарга тиеш», – диделәр.

 


Фикер өстәү