Рөстәм Миңнеханов: Авырлыкларга карамастан, сез чираттагы тапкыр үз һөнәрегезгә тугрылык күрсәттегез

Игенчеләр бәйрәм итте. «Корстон» күңел ачу комплексына эре инвесторлар, җитәкчеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды. Аларны, елдагыча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

– Бүген мин Юлламада авылны үстерүгә аерым игътибар бирдем. Биредә республика халкының дүрттән бер өлеше яши. Быел без авыр һава шартлары белән күзгә-күз очраштык. Бөтен авырлыкларга карамастан, сез чираттагы тапкыр үз һөнәрегезгә тугрылыклылык күрсәттегез. 2, 4 млн тонна ашлык җыеп алынды. Болар артында бик зур хезмәт тора. Рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләре буенча, бүген агросәнәгать комплексы тармагында халыкның 8 проценты эшли һәм тулай төбәк продуктының 6 процентын бирә.

– Республика – төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә торган аз төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы – икътисадның мөһим тармагы, – диде ул.

Президент эре инвесторлар – «Агросила», «Ак Барс», «Август – Агро», «Кызыл Шәрык – Агро», «Агроинвест», «Хузангаево», «Био – Агро», «Продпрограмма»ларның югары эш нәтиҗәләрен билгеләп узды һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Матур теләкләр шулай ук терлекчеләргә дә барып иреште. Агымдагы елда республикада 1 млн 950 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд йомырка җитештерергә планлаштыралар. Президент алдынгылар рәтендә Кукмара (сөт җитештерү буенча лидер), Әтнә (сыерларның продуктивлыгы буенча), Балтач (мөгезле эре терлек саны буенча), Тукай (дуңгызчылык һәм кошчылык буенча), Мамадыш (мөгезле эре терлек итен җитештерү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән) районнарын атады.

Кыр батырларын республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та котлады.

– Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында агросәнәгать комплексына яңа бурычлар куелды. Терлекләрнең баш санын торгызу, агроиминиятләштерү өстенлекле бурычлар булып тора. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча чаралар шулай ук дәвам итәчәк. Аларның барысы да тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән, – диде министр.

Зөһрә Садыйкова

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү