Казанның 175нче гимназиясе директорына карата җинаять эше кузгатылган

«Татар-информ»га укучыларның ата-аналары хәбәр итүенчә, директорга августта ук гаепләү белдерелгән һәм беркая да китмәү турында гариза яздырылган.

Искәртеп үтик, хәзер тагын өч кешегә җинаять эше кузгатылган. Атыш оештырган Илназ Галәвинга карата «Үтерү» маддәсе буенча эш ачылды. Бу хәлдән соң Казанның Совет суды аны ике айга сак астына җибәрде. Берничә көннән егетне комплекслы экспертиза өчен Мәскәүгә Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына җибәрделәр.

Хәзер Галәвиев Санкт-Петербургта, анда өстәмә экспертиза уза. Кичә Мәскәүнең Басман суды аңа арестны 2022 елның гыйнварына кадәр озайтты.

Шулай ук җинаять эше буенча гаепләнүчеләр «Сезнең иминлек» ҖЧҖнең 42 яшьлек генераль директоры Сергей Иванов һәм «Янгын мониторингы берлеге» компаниясе системаларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча 38 яшьлек инженер Марат Җиһаншин уза. Ике ир-атны да саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр.


Фикер өстәү