Эшсезлек буенча пособиенең күләме артачак

Киләсе елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты норматив акт проектлары федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән, дип белдерделәр журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 2021 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә (12 792 сум) тигез булачак. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән. Чагыштыру өчен: 2021 елда эшсезлек буенча максималь пособие күләме 12 130 сум тәшкил итә, бу 2020 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә туры килә», — дип белдерделәр министрлыкта.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, пособие тәкъдим итү шартлары элеккечә кала: эшсезлек сыйфатында теркәлгәннән соң беренче өч айда гражданин хезмәт хакының — 75 (әмма 12 792 сумнан да артык түгел), ә икенче өч айда 60 процентын (әмма 5 000 сумнан да артык түгел) алачак. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 2021 ел дәрәҗәсендә саклана.

«Шунысын да искәртик, максималь пособие даими рәвештә эшләгән һәм керемен югалткан гражданнарга билгеләнә. Ул эш эзләгән чорда хезмәт хакын алыштыруны максат итеп куя. Минималь пособие исә моңа кадәр яки озак вакыт эшләмәгән, яисә эштән җибәрелгән гражданнарга билгеләнә», — дип искәрттеләр ведомствода.


Эшсезлек буенча пособиенең күләме артачак” язмасына фикерләр

  1. Эшлэмим давно безгэ андый акчалар булмый дыр мин инвалид бала карыйм эшли алмыйм

Фикер өстәү