“Лучше всех” тапшыруында катнашкан Рамина Казанда җырлаячак

Күптән түгел 1 каналда Ижау шәһәренән килгән 3 яшьлек Рамина Нуриманова “кош теле” пешергәндә җырлап Максим Галкинны шаккаттырды. Без кызчыкның әнисе белән сөйләштек. Баксаң, Рамина яшь ярым вакытында ук Россия гимнын яттан җырлаган булган.

— Кызыбыз бер яшендә үк дөрес итеп сөйләште. Ул җөмләләр төзеп сөйләшә белә иде. Раминага 2 яшьтә 7 айда “Лучше всех” тапшыруында кастинг үттек. Ул шул чакта ук осталыгы белән тапшыру әзерләүчеләрне шаккаттырган иде. Пандемия башлану сәбәпле, бара алмыйча калдык, — дип сөйли әнисе Алинә.

Раминаны быелның гыйнвар аенда тапшыруга чакыралар. Ул анда “кош теле” пешерә, җырлап күрсәтә.

— Без бу ризыкны гел пешерәбез. Мин әбиемннән өйрәндем. Хәзер кызым белән пешерәм. Балага да өйрәнү өчен җиңел булды. Ә менә җырлавына килгәндә, Рамина үзеннән-үзе җырлар уйлап чыгара. Көен дә чыгара, сүзләрен дә уйлап таба, — ди Алинә.

Сабыйга бу сәләт әтисеннән килгән. Ул җырчы да, композитор да, шигырьләр дә яза икән. Төрле шәһәрләрдә концертлар да куя, ди.

— Мин 14 яшемнән балалар аниматоры булып эшлим. Хәзерге вакытта көмештән үзем бизәнү эшләнмәләре иҗат итәм. Гаиләбез белән иҗатта без,- ди Алинә.- Рамина 1 каналда чыгыш ясаганда “Ал чәчәк, гөл чәчәк” дигән җыр башкарган иде. Тапшыру бетүгә безгә Казаннан җырчы Чулпан Йосыпова интернетта безне эзләп тапты һәм кызымны 15 октябрьдә узачак концертына чакырды. Алар анда бергә җырлаячак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү