Тормыш, исәнме! Саҗидә Сөләйманова иҗатына штрихлар

Шагыйрь нинди туфракта ярала? Аның тормышны ярату көче кайдан килә? Халык шагыйре Саҗидә Сөләйманова иҗатын укыганнан соң, үзеннән-үзе әнә шундый сорау туа. Шагыйрә гомеренең соңгы айларында да кулына каләм алырга һәм «Тормыш, исәнме!» дигән шигырен язарга көч таба бит. «Бөекләр эзеннән» сәхифәсенең унынчысын Саҗидә Сөләймановага һәм шушы әсәргә багышларга булдык. Аның өчен Саҗидә Сөләйманованы шагыйрә буларак таныткан һәм соңгы көннәренәчә яшәгән Әлмәткә юл тоттык.

Әлмәт бакчалары  

Юлдашларыбыз – шагыйрәнең улы, журналист Әнвәр Маликов, аның җәмәгате Асия ханым булды. Беренче тукталышыбыз – Әлмәт бакчалары. Төзелә генә башлаган шәһәр халкын туендырган җирдә Әнвәр абыйның истәлекләрен тыңлыйбыз:

– Әлмәтнең әле төзелә генә башлаган мәле. Юллар да салынмаган, кибетләр дә бик аз. Ипине дә чират белән генә алып була. Җиләк-җимеш, яшелчә ише нәрсәләрне табармын димә. Бу чорда теләгән кешегә алты сутый җир бүлеп бирелә иде. Әти-әни дә алды җир кишәрлеге. Менә шул алты сутый җир безне ашатты да инде. Анда бәрәңгесе дә булды, помидор-кыяры, җиләк-җимеше дә. Әни кыш чыгарлык кайнатмалар ясый, гомумән, мөмкин булганның барысын да эшли иде. Ә менә бәрәңгене кышка сакларга куярга кирәк. Шәһәр кырыенда баз казучылар да булды. Әтием кем беләндер сөйләшеп, кышка дигән бәрәңгене шул базларның берсенә куя иде.

Әлмәт туфрагы бик  майлы, тиз үзләнә, аякка ябыша торган. Аны мамыктай итәр өчен күп тырышырга кирәк. Әти бакчага известь, тирес кертте, нәтиҗәдә уңыш яхшы була иде. Балачак автобус, биштәр, капчыклар ташу, бакчада эшләү белән истә калган да инде. Бакчада һәркем үз вазыйфасын башкарды.

Саҗидә апа яшәешенең бер чите ачылып, аның уңган хуҗабикә булуын гөманлыйк та, алга таба кузгалыйк.

Әлмәт туган якны  өйрәнү музее

Биредә Саҗидә Сөләйманованың бүлмәсе белән танышып була. Анда шкаф, өстәл, үзе теккән күлмәкләр, тегү машинасы тора. Әнвәр абый, ул елларда, теге яки бу эшнең җаен беләсеңме дигән сорау тумый, эшләргә кирәк, өйрәнергә кирәк, дип яшәделәр, дип искә ала:

– Тегә белгәндерме әни, яраткандырмы бу эшне – әйтә алмыйм. Киенергә кирәк иде, кибетләрдә исә әйбер табып булмый. Күлмәкләрен үзе текте, безне дә киендерде. Әни матур киенергә бик ярата иде.

«Москва» дигән машинкасы да биредә саклана. Татар хәрефләрен кустар мастердан ясатып, үзебез куйдырдык. Кыек-мыек шрифт булса да, татар хәрефләре дип шатлана иде әни. Ләкин татар хәрефләре куйдыргач, кайбер рус хәрефләре төшеп калды. Миңа да мәктәпкә кайбер эшләрне бастырып алырга кирәк була. Җитмәгән рус хәрефләрен  кулдан язып куя идем.

Музейда Саҗидә Сөләйманова яратып укыган китаплар да шактый. Түрдә – Тукай, Вознесенский, Евтушенко җыентыклары… Биредә аны аталарча кайгырткан Хәсән Туфан сүзләрен искә алыйк: «Саҗидә! Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз.

Бер генә язсаң да, берәгәйле яз. Чын шагыйрь юлы – иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң гүзәл, олы, бай, бәхетле юл ул…»

Әлмәт  Татар дәүләт драма театры

Ул безне үстерде, үсендерде. Әлмәт театрының өлкән артистларының берсе – Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова безне әнә шулай каршы алды:

– 1964 елда драматург Сәет Кальметовның «Тамгалы йорт» әсәре буенча спектакль куелды. Аны без менә шушы бинада уйнадык. Ләкин  ул вакытта бу бина тора-бара безнеке булыр дигән уй әле хыялда да юк иде. Спектакльне ике көн уйнадык. Репетицияләрнең берсендә Татарстанның халык артисты Ләлә апа Садыйкова: «Луиза, бүген сәгать унга шагыйрә Саҗидә апа Сөләйманова килә, ул сине бик күрергә тели», – диде. Мин 1963 елда Әлмәттә Язучылар оешмасы барлыкка килгәнен ишетеп кенә беләм, ләкин бер язучыны да күргәнем дә, аралашканым да юк. Коелып төштем. Нәрсә әйтергә, нәрсә сөйләргә дә белмим ләбаса. Нәкъ шушылай фойега чыгып утырдык. Бер ханым килеп керде. Ул бөтенләй мин күзаллаганча түгел: ап-ак йөзле, аксыл чәчле, зәңгәр күзле. Каушаганымны сизгәндер дип уйлыйм, ипле генә, җиңел генә итеп сөйләшә башлады. Тора-бара аның язучы булуы да онытылды. Рәхәт итеп аралаша башладык. Ничек эшли башлаганымны, нинди рольләр башкарганымны да белеште. Мин – 1962 елда эшкә килгән бала. Ул вакытта кыска гына, вак кына рольләр булды. Бусы инде олырак, героиня роле иде. Менә шулай, 19 яшемдә мин Саҗидә Сөләйманова белән беренче тапкыр сөйләштем һәм без шул аралашудан гомерлек дусларга әйләнеп калдык.

Луиза Солтанова театр белән язучыларның бер организм булып яшәүләрен дә искә алды:

– Язучылар оешмасы театр белән даими элемтәдә  торды. Бер генә бәйрәм дә язучылардан башка узмады. Безгә бераздан бина бирделәр, халык телендә «бараклар» дип йөртелә иде ул. Шул баракны без шулкадәр яраттык, стеналарына хәтле сөя идек. Плитәдә нәрсәдер пешереп, табын корып, язучыларны көтеп ала идек. Ул вакытта Юныс Әминов, Сәет Кальметов, Рафаэль Төхвәтуллин, соңрак Гамил Афзал, аннан соң Клара Булатова … – Алар безнең өчен чыннан да үрнәк иделәр. Мин гомерем буе укытучыларны һәм язучыларны яраттым. Нинди икән алар, дип кызыксына идем. Шул кызыксынудан туган аралашу булгандыр бу. Шигырь укып, җырлар җырлап, матур кичәләр уздыра идек.

Язучылар безнең һәр спектакльнең кабул итү көннәренә киләләр иде. Аяз абый Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Рөстәм Мингалим  һәм Әлмәтнең бөтен язучылары спектакльне карый, фикерләрен җиткерә иделәр. Без тыңлыйбыз, кирәклеләрен алабыз, рәхмәтләребезне әйтәбез. Икенче көнне премьерага яңадан шушы коллектив килә иде. Нинди күңелле булган! Мин аны театрыбызның алтын чоры дип атыйм.

Сәҗидә апа Дамирә Кузаева, Роза Салихова, Камил Вәлиев, мин – безнең белән якыннан аралашты. Еш кына фатирына кунакка чакыра иде. Шундый аралашуларның берсендә ул  театрга килгән яшь актерларга рецензия язып карарга тәкъдим итте. Тагын аптырап калдым. Ничек инде, дим, мин бит яза белмим! Беркем дә яза белеп тумый, акрынлап өйрәнәсең, ди. Икенче көнне язган булып килдем. Укыды, азрак кына төзәтергә кушты, фикерләр өстәтте. Яңадан яздым, яңадан бардым. Өч мәртәбә төзәтеп язганнан соң «Театрга яшьләр килә» дигән рецензия  «Ватаным Татарстан» газетасында басылып та чыкты.

Хәзер уйлыйм: ничек безгә вакыт тапкан, безне «үстергән», ничек аралашасы килгән икән? Өенә чакырып, җылы итеп каршы алып, чәй эчереп… Әле бит гаиләгә вакыт табасы, кырыкмаса кырык эшкә әзерләнәсе. Ул вакытта радиода диктор булып та эшли иде бит. Диктор дигәннән, бервакыт магнитофоннан тавышын тыңладым да таң калдым. Үзара сөйләшкәндә бер төрле, радиода исә бөтенләй икенче төрле тавыш!

Луиза апа иң кадерле мизгелләрне искә алганнан соң, Саҗидә Сөләйманованы озату кичәсен дә хәтерендә яңартты. Без аның бер күзәтүен аерып бирергә булдык. Ир белән хатын арасындагы кайгыртучанлыкка, мәхәббәткә мисал ул:

– Театрдан җыелышып бардык, Әдип абый язу эшләре белән йөреп кайтырга дип чыгып китте. Без мәрхүмәне саклап калдык. Саҗидә апаның күзләрен йомдырып, өстенә биш тиен акча куйдылар. Татарда шундый гадәт бар… Берзаман Әдип абый кайтып керде һәм Саҗидә апа янына килеп, тынгысызлана башлады:

– Биш тиен бигрәк авыр бит ул, зинһар, өч тиен акча табыгыз… – дип үтенде. Тәңкәләрне алмаштыргач кына Әдип абый тынычлангандай булды. Бу да бит кайгырту, бу да ярату, хөрмәт билгесе…

Саҗидә апа гомер буе тыныч, сабыр булды. Тәнкыйтьне дә сак кына, итагатьле итеп әйтә белде. Алар бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар иде.

Саҗидә Сөләймановага дәүләт бүләкләре бирелми калды. Тукай премиясен дә алмады. Әлбәттә, бер карасаң, фаҗига дип әйтеп буладыр бу күренешне. Ләкин ул халык күңелен шулкадәр яулап алган иде инде, дәүләт бүләкләре, өстәгеләрнең тануы ничектер икенчел булып калды. Аның иртә китүе фаҗига булды, бүләк алмавы түгел.

Татарстанның  атказанган артисты Наилә Нәҗипова исә шагыйрәнең тарту көченең серләрен барлады:

– Ул тыйнак, ул сабыр, ул чын. Шуңа да аның шигырьләре актуаль, әйтерсең лә бүген язылган. Аларда шулкадәр күп фәлсәфә, алар шундый тирән. Әле аларны ачасы да ачасы. Дистә елдан артык аның иҗат кичәләрен оештырып килгәнгә, миңа еш кына, син инде Саҗидә апа иҗатын беләсеңдер, дип әйтәләр. Юк шул, мин аны ел саен яңача ачам. Совет чорында иҗат итүнең үзенең үзенчәлекләре булгандыр. Соцреализм шигырьләрен алыйк: анда герой бар, шатлык… Ә Саҗидә Сөләйманованың шигырьләрендә – «дөнья ул оҗмах түгел, ул каршылыклы, аның бик куркыныч кануннары бар. Шул кануннар буенча яшәп тә, кешелегеңне югалтма, дөньяны акла» дигән фикер ята. Аның иҗатында да, тормышында да кешеләрне яратуы  күренә. «Иҗат кешесе нинди булырга тиеш?» – дип сорасагыз, «Саҗидә Сөләйманова кебек», – дияр идем. Безгә бүген шәхесләр кирәк. Саҗидә Сөләйманова шәхес булган ул. Кешеләрне, халкын, тормышны яраткан шәхес.

Шигърияттә беренче, икенче, өченче урыннар булмый. Чын шигъриятнең еллар аша калкып чыга торган көче була. Саҗидә Сөләйманова шундый. Шуңа яратты да аны халык. Күпме кешене шигырь укырга  өйрәтте, күпме кешене шигърияткә борды бит ул.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

Язучы Рифкать Шаһиев белән ул вакыттагы әдәбият һәм бүгенгесе арасындагы аермага тукталдык:

– Бүген әдәбиятны халыкка җиткерергә, пропагандаларга кирәк, дип бик еш әйтәләр. Тик бу бүген – сүздә генә. Ул вакытта исә әдәбиятны халыкка җиткерү гамәл булган. Язучылар халык яныннан кайтып кермәгән. Бу җәһәттән Саҗидә апа – уникаль шәхес. Ул  чын мәгънәсендә дипломат булган. Бөтен яктан килгән, дип әйтәләр андыйлар хакында. Иҗаты да бар, шәп чыгыш ясый, кешегә тәэсир итә белә. Бүген андыйлар бар микән?..

Әдәбиятны ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлеп карау да бар. Саҗидә апаның иҗатын алай бүлеп булмый. Аның елап укый торган иҗат түгел. Көчле  гражданлык позициясендә язылган, елый башлаган кешенең дә күзен сөртеп ала, рух бирә торган иҗат. Шуңа да үлемсездер ул.

Саҗидә апа үзе исән чагында да, хәзер дә популяр. Әйе, Тукай премиясенә тәкъдим ителгән һәм алынмый калган. Һәм ул чорда ир-ат буларак юл куймаган кешеләр бүген дә исән һәм алар бүген аның иҗатын күкләргә чөеп мактый.

Юлыбыз китапханәгә дә, шагыйрә яшәгән йортларга да илтте. Соңгысында – Ленин урамындагы 24 нче йортта шагыйрә соңгы көннәрен үткәргән. Бу йорттагы фатирга Әнвәр абый 1984 елдан бирле аяк басмаган булган. Хәзер инде әлеге фатирда бөтенләй башка кешеләр яши. Әнвәр абый батырчылык итеп, әлеге фатирга яңадан керде. Андагы рух, хуҗабикә турында  видеодан карап белергә була.

Без исә Әнвәр абыйдан шәхес баласы булу җаваплылыгы турында да сорамый булдыра алмадык:

– Язучы баласы булу – зур җаваплылык. Бер язучы Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру тантанасыннан соң яныма килде дә, шәхес баласы булу рәхәтме, дип сорады. Мин җавап бирә алмадым. Бу сорау бик озак борчыды. Әле менә бу кичәдә дә миңа игътибар күп булды. Лаекмы соң мин ул игътибарга? Чөнки бит ул әниемнең – Саҗидә Сөләйманованың бәйрәме. Әлеге бәйрәмгә катнашым юк сыман. Әлбәттә, аның исемен мәңгеләштерү, иҗатын халыкка җиткерү буенча җәмәгатем Асия белән даими эшлибез. Китапларын чыгарабыз, архивларын  өйрәнәбез. Әтинең дә, әнинең дә архивлары бик зур, аларның бер өлеше музейларда инде.

Балачакта исә язучы баласы булуны нишләптер тискәре кабул итә идем. Урамда, мәктәптә мине «писатель» дип үртиләр иде, дусларым бит – «пролетарий» балалары. Кемнеңдер әтисе шофер, эретеп ябыштыручы, нефтьче. Балалар арасында алар хөрмәттә. Ә язучының эше күзгә күренми. Ул көне-төне яза. Шунлыктан фатирга балалар алып кереп, уйнап та булмый. Мин аннары гына «зур» кешеләр баласы булуымны төшендем. Монда әтиемнең роле дә зур булгандыр. Ул әниемнең мирасын күтәрү өчен бик зур көч куйды. Аннан ул эш миңа калды…

Гөлинә Гыймадова


Тормыш, исәнме! Саҗидә Сөләйманова иҗатына штрихлар” язмасына фикерләр

  1. Башлангыч класслар очен мэктэп дэреслеклэрендэ Сажидэ Солэйманова хикэя, шигырьлэре була иде 70-80 елларда.

Фикер өстәү