Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен бүген Чаллыда бирә башлаячаклар

Минзәләдәге авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен бүген, 11 октябрьдә, Чаллыда бирә башлаячаклар. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов хәбәр итте.

Илнур Гарипов әйтүенчә, һәлак булганнарның мәетләре Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә китерелгән. Фаҗига корбаннарының туганнары белән психологлар эшли. Аларны вакытлычы Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә урнаштырып торачаклар.

«Фаҗигадә 16 кеше һәлак булды, алты кеше зыян күрде. Яраланган кешеләр БСМПга, тагын бер кеше РКБга җибәрелде. Хәзер фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме, экспертлар эшли», –  диде ул.


Фикер өстәү