Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Мин самолетның койрык өлешендә идем

Минзәләдә самолетның ничек һәлакәткә очравы турында «Татар-инфор» агентлыгы чыганагына исән калган парашютчыларның берсе сөйләгән.

«Ул самолетның койрык өлешендә утырган, бәрелгән вакытта аны салонның алгы өлешенә алып ташлаган, җимерелгән ишек астында калган. Өстән кайнар керосин аккан, аркасы бик нык пешкән»,   дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига урыныннан санавиация вертолеты белән Татарстан РКБсына китерелгән парашютчы турында сүз бара. Аның күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү