Чаллыда Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен бирә башладылар

Самолет егылганда 16 кеше һәлак булды.

Чаллыда 11 октябрь иртәсендә Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәте вакытында һәлак булганнарның мәетләрен бирә башладылар.

Шәһәр моргы янына кара микроавтобуслары җыела башлады, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.

Исегезгә төшерәбез, 10 октябрьдә иртәнге тугызда Минзәлә аэроклубыннан L-410 җиңел моторлы самолет очышка кузгалган. Бортта 19 парашютчы, бер оператор һәм ике экипаж әгъзасы булган. Очкыч күтәрелүгә үк аның белән элемтә югала. Ә берничә минуттан соң Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәлакәт турында хәбәр итте.

Егылыр алдыннан пилотлар сул двигательнең эшләми башлавы турында хәбәр иткәннәр. Һәлакәттә 16 кеше үлгән, 6сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.


Фикер өстәү