Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә КФУ студенты һәлак булган

Минзәлә районында «L-410» самолеты авиаһәлакәтендә 16 кеше һәлак булды. Алар арасында Казан федераль университеты студенты Ксения Сәмигуллина да булган. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итте. Кыз КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында икенче курста укыган.

— Ксения бик шат, ачык, ярдәмчел, максатчан һәм ышанычлы кеше иде. Ул бик тырыш иде, моңа уңышлы тапшырылган сессияләр дәлил булып тора, — диелә югары уку йорты хәбәрендә.

Вузның ректораты, укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашкан.

Фото: КФУның матбугат хезмәте


Фикер өстәү