Казанның сәүдә үзәкләрендә, QR-кодлар кертелүгә бер көн кала, бик зур чиратлар хасил булды

Татарстанда QR-код системасы кертелү сәбәпле гаять зур чиратлар барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдә шул хакта язалар.

“Икеядан шуның кадәр нәрсәләр җыеп калырга мөмкин? Караватмы? Диванмы? Журнал өстәледер, бәлки?” – дип, сәүдә үзәгендә су буе чиратларда саф-саф булып басып торучыларга төрттерә кайберәүләр.

“Мондый ыгы-зыгыдан соң күпләрнең чирли башлавына һәм инде аларга бернинди дә прививканың ярдәм итмәвенә гаҗәпләнәсе юктыр”, – дигәнрәк фикер язып калдыручылар да бар.

Исегезгә төшерәбез: 11 октябрьдән Татарстанда ковидка каршы чикләүләр көчәйтелде. Хәзер сәүдә үзәкләренә, җәмәгать урыннарына һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарга вакцинация узуны яки соңгы алты ай эчендә ковид кичерүне раслаучы QR-код күрсәткәч кенә эләгергә мөмкин.


Фикер өстәү