Сәламәтлек саклау министрлыгы: “Тәмәке тартучыларның балалары хәтәр авыруларга тизрәк бирешә”

Ата-аналар балалары янында тәмәке көйрәтеп, аларның сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Тәмәкегә мөкиббән китүчеләрнең балалары авыруларга тизрәк бирешә. Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында шулай дип белдергән.
Салагай әйтүенчә, бала янында тәмәке көйрәтү анда онкология, йөрәк-кан системасы һәм колак-тамак-борын авырулары килеп чыгу куркынычын күпкә арттыра.

“Тәмәке тартучы ата-аналарның балалары, кагыйдә буларак, ешрак чирли. Шуңа да без сәламәтлек саклау проблемасын төрле яклап хәл итәргә тиешбез”, – дигән министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, бала вакытта тәмәке һәм хәмер кулланып карау киләчәктә аларсыз яши алмауга китерергә мөмкин. Дөрес яшәргә өйрәтүдә мәктәп, шулай ук баланың тирәлеге зур роль уйный, дип басым ясап әйткән Олег Салагай.


Фикер өстәү