«Берәрсе җан тәслим кылса, бераз өркеп алабыз үзе. Әмма курку озакка бармый»

Адәм баласы барына да күнегә шул. Пандемия афәтенә дә ияләшеп киләбез, бармы ул коронавирус дигәннәре, юкмы – артык исебез китми башлады кебек. Үзебезнең даирәдә берәрсе җан тәслим кылса, бераз өркеп алабыз үзе. Әмма курку озакка бармый.

Бу язмага тотыныр алдыннан таныш табибларым белән сөйләшеп алдым. Заманында Республика клиник хастаханәсендә пульмонолог булып эшләгән Нәкыйп Каштанов әйтүенчә, бүгенгә вирусны юкка чыгара ала торган дару юк. Шуңа күрә бердәнбер юл – саклану. Ягъни вакцинация ясату, халык күп җыелган урыннарга бармау, дөрес туклану. Икенче танышым, хирург Әнвәр Вафин, таләпләрне кырысландыру кирәк, ди. Ул халыкның ким дигәндә 60 проценты вакцинация ясатырга тиеш дип узган ел ук әйткән иде. Кая ул алтмыш! Шуның яртысына да җитә алганыбыз юк.  Моңа кем гаепле? Табиблармы, җитәкчелекме? Шәхсән үзем ваемсызлык дияр идем. Бу иң куркыныч чирләрнең берсе, чөнки бу чирдән үзен генә зыян күрмисең. Израильдә халыкның 80 проценты вакцинация ясаткан. Яһүдләр үз кадерләрен үзләре белә торган халык шул.

Кызганыч, ваемсызлыктан дәвалый торган дару  юк шул, нәкъ таҗвирустан кебек. Димәк аңа да пандемиягә каршы кулланган чаралар кирәк.  Болар – чикләү, мәҗбүрилек, карантин. Башкача булмый.

Күпме танышыма, дусларыма шалтыраттым, вакцина кадатканмы, юкмы икәнлекләрен сораштым, бик сирәге генә, әйе, дип куйды. Башкалары ничек? Баксаң-күрсәң вакцинация ясаткан кешеләр дә авырый икән бит, фәлән кеше шулай дип әйткән, имеш. Без бүгенге вазгыятьне әнә шул имеш-мимешләр аша гына күзалларга өйрәнеп беттек кебек.

Рәсми статистикага килсәк, Россиядә вакцина ясатканнарның 2 проценты гына вирус йоктыра, аларның да күбесе – бер генә тапкыр вакцинация ясатучылар. Бу – Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко китергән саннар һәм алар көне-сәгате белән тагын үзгәрергә мөмкин. Аннан соң статистика ул күпмедер дәрәҗәдә сәясәт тә әле. Шуңа да карамастан без аны кабул итәргә тиеш. Чөнки алар фәлән кешедән ишеткән саннар түгел. Без «язмыштан узмыш юк. Ходай ничек язгандыр инде», – дип сөйләнергә яратабыз. Әле бит аның «Аллага ышан, үзенгә таян» дигәне дә бар.  Шөкер, мин дә, хатыным да вакцина ясаттык, хәтта башка шәһәрдә яшәүче улыбыз да. Аны берәү дә мәҗбүр итмәде. «Бер-беребезгә йога күрмәсен, әти», – диде. Һәркем үзенең туганнары, якыннары турында шулай кайгыртсын иде ул. Алда безне төрле сынаулар, хәвефләр көтәдер, әмма бүген тыныч күңел белән яшибез, монысы да зур нәрсә. Бит курку, шикләнү үзе дә – чир, яңа чирләр китереп чыгаручы чир дип әйтүем.

Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


«Берәрсе җан тәслим кылса, бераз өркеп алабыз үзе. Әмма курку озакка бармый»” язмасына фикерләр

  1. Беләләрдер дә бит, ә көндәлек авырып китүчеләрнең саны (%) нәкъ безнеке шикелле. (0.018-0.019%).

Фикер өстәү