Татарстанда танылган балалар хирургын соңгы юлга озаттылар

Узган шимбәдә танылган балалар хирургы, Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеге мөдире Яхъя Мостафин вафат булды. Бу хакта Балалар Республика клиник хастаханәсенең Instagram рәсми аккаунтында хәбәр ителде. Аңа 75 яшь иде.

«Безнең кадерле һәм яраткан Мостафин Яхъя Мостафа улы вафат булуын кайгылы хәлдә хәбәр итәбез. Үз һөнәренең остасы булган һәм искиткеч әлеге кеше турында хатирәләр безнең күңелләрдә озак сакланыр», – диелгән хәбәрдә.

Яхъя Мостафинның табиблык стажы 56 ел тәшкил итә, аның 28 елын ул Балалар Республика клиник хастаханәсенә багышлаган. Соңгы 10 елда Яхъя Мостафин Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеген җитәкләде.

Кичә аны үзе эшләгән хастаханә янындагы паркта соңгы юлга озаттылар.  Табиб Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде.


Фикер өстәү