16 кешенең гомерен өзгән фаҗиганың сәбәбе нидә?

Татарстанда – фаҗига. Ял көне бар халыкны тетрәндергән авиаһәлакәт 16 кешенең гомерен өзде. Республикада матәм көне игълан ителде.

Фаҗига турында иртәнге 9лар тирәсендә билгеле булды. Минзәлә районында самолет һәлакәткә очрады. L-410 очкычында 22 кеше булган: 14 парашют белән сикерүче, алты инструктор һәм ике пилот. Очкычта төрле төбәктән килгән кешеләр булган. Башкортстаннан килгән 6 кешенең дүртесе һәлак булган, икесе исән. Мари Иленнән 1 кеше, ул да исән. Удмуртиядән 3 кеше, икесе һәлак, берсе исән. Татарстаннан барлыгы 9 кеше, барысының да гомере өзелгән, Кировтан 1 кеше – исән, Чиләбедән килгән 1 спортчы һәлак булган.

Шул ук көнне фаҗига булган урынга килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов самолетның бер двигателе эшләми башлау аркасында һәлакәткә очравын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, очучылар элемтә югалганчы бу хакта хәбәр итәргә өлгергән.

– 70 метр биеклектә очучылар сул як двигательнең эшләми башлавын хәбәр итә һәм мәҗбүри төшеп утыруны сорый. Күреп торабыз, очыш озак дәвам итмәгән. Алар сулгарак киткән, чөнки алда торак пунктлар тора. Ләкин тиешле биеклекне ала алмаганнар. Хәзер без торган урында «ГАЗель» автомобиле торган һәм самолет аны канаты белән эләктергән. Нәтиҗәдә очкыч әйләнеп капланган, – диде ул.

Шулай ук район башлыгы Айдар Сәлахов сүзләренчә, якынча версияләр арасында двигательгә кош эләгүе дә бар. Болардан тыш, һәлакәткә җиңел моторлы самолетның йөге артык күп булуы да китерергә мөмкин, дип фаразлана. Татарстан ДОСААФ Үзәк Аэроклубның Минзәлә филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов исә очучыларының дөрес эш итүләрен һәм фаҗига булдырмый калу өчен мөмкин булганны эшләүләрен белдерде. Аның фаразлавынча, 1987 елда җитештерелгән очкычның двигателенә кош эләккән булырга мөмкин. Тәҗрибәле очучылар очкычны торак йортлардан читкәрәк алып китәргә тырышкан дип фаразлана.

Һәрхәлдә, төгәл нәтиҗәләр барлык тикшерү эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак. Әлеге вакытта бу эш буенча җинаять эше ачылган. Россиянең ДОСААФ фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаганчы L-410 тибындагы самолетлар очуын туктатты. Шулай ук соңгы хәбәрләрдән аңлашылганча, Россиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне ведомствоның үзәк аппаратына йөкләгән.

Очкыч һәлакәткә очраган урында булганнан соң Рөстәм Миңнеханов зыян күргән кешеләрнең хәлен белеште. Ул Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә авырулар һәм табиблар белән аралашты.

Шул ук көнне Татарстанның Премьер-министры җитәкчелегендә һәлак булучыларга һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан штаб барлыкка килде. Һәлак булганнарның гаиләләренә 1әр миллион сум күләмендә акча түләнәчәк. Сәламәтлегенә каты һәм уртача зыян килгән кешеләргә 400әр сум биреләчәк. Шулай ук республика мәрхүмнәрне җирләү белән бәйле мәшәкатьләрдә дә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

«Минем өчен догада булыгыз…»

Һәлак булганнар арасында 29 яшьлек Илнар Гайфуллин да бар. «ВТ» хәбәрчесе аның танышы Алсу Насыйбуллина белән элемтәгә керде.

– Без икебез дә тумышыбыз белән Мөслим районыннан. Илнар белән бер мәктәптә укыдык. Ул миннән бер яшькә зуррак, туганымның якын дусты. Ул бик итагатьле, яхшы күңелле, ярдәмчел егет иде. Мәктәп елларында гел бергә булдык, якыннан аралашып яшәдек. Шат күңелле, чын кеше иде. Актив, аралашучан егет булганга, аны районда белмәгән кеше юк, – дип искә алды Алсу.

Илнар узган ел гына сөйгәне белән никах укыткан булган. Быел исә туй иткәннәр.

– Алар бик озак очрашып йөрде. Бик матур пар иделәр. Хатыны да тыйнак, яхшы кыз, – диде ул.

Күптән түгел генә Илнарга 29 яшь тулган булган. Алсу әйтүенчә, дуслары аның парашют белән сикерү хыялы барлыгын белгәнгә, бүләккә сертификат биргән булганнар. Шуңа күрә кайбер туганнары хәтта аның фаҗига урынында булуын да белми калган.  Якыннары Илнарның исән калуына соңгы минутка кадәр өметләнгән. Чөнки башта аның исеме хастаханәгә алып киткән кешеләр исемлегендә дә, моргка җибәрелгәннәр арасында да булмаган. Ләкин, кызганыч, өметләр акланмаган.

–  Күпчелек туганнары матбугат чараларындагы хәбәрләр аша гына белгән. Хатыны һәлакәт турында ишеткәч, хастаханәгә барып көткән. Ләкин күпме генә көтсә дә, зыян күрүчеләр арасында Илнар булмаган. Без ахырга кадәр аның исән булуына өметләндек. Самолет ватыклары астында калгандыр, исәндер, дип уйладык, – дип сөйләде Алсу Насыйбуллина.

Илнарның социаль челтәрләрдәге соңгы посты үзенең туган көне уңаеннан куелган. Биредә ул бик тетрәндергеч сүзләр язган:

– Мине тәбрикләргә һәм нәрсәләрдер җибәрергә кирәкми. Бары тик минем өчен  догада булыгыз. Аллаһы Тәгаләдән дөрес юлда булуымны, әти-әнием өчен лаеклы ул,  хатыным өчен ныклы терәк, кыз туганым өчен ярдәмче һәм дусларым өчен тугры иптәш булуымны сорагыз…

Һәлак булганнар арасында Казан федераль университеты студенты Ксения Сәмигуллина да булган. Бу хакта уку йортының матбугат үзәге хәбәр итте. Кыз КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икенче курсында укыган.

– Ксения бик шат, ачык, ярдәмчел, максатчан һәм ышанычлы кеше иде. Ул бик тырыш иде, чөнки сессияләрен уңышлы тапшыра иде, – диелгән уку йорты сайтында.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә исән калган алты кешенең икесенең хәле уңайланган. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков аларны реанимациядән травматологиягә күчерүләрен хәбәр итте. Тагын бер авыруны Казанга – Республика клиник хастаханәсенә алып килгәннәр.

– Бу – хәле бик авыр авыру. Федераль үзәк белән консультация уздырдык. Пациентка катлаулы операция ясалды. Хәле авыр, ләкин тотрыклы, – диде Марат Садыйков.

Мәрхүмнәрнең якыннарына – сабырлык, хастаханәдә булганнарга – саулык, һәлак булучыларга оҗмах түрләре насыйп булуын телибез.

 

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү