Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде

Бүгеннән Татарстанда аерым бер категориядәге кешеләр өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

“Татар-информ”га “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Республикада коронавируска бәйле вазгыятьнең начар булуы шундый адымга этәргән.

Шулай итеп, 60 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр, медицина, мәгариф, социаль учреждениеләр, транспорт оешмалары, энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри рәвештә прививка ясатырга тиеш. Бу шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә: чәчтарашханәләрдә, мунча, спорт оешмалары, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектларында, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә, банкларда, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннарында, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе оешмаларында эшләүчеләргә кагыла.

Моннан тыш музейлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, аптекалар, ветеринария клиникалары, кунакханә, автосервис, курьер хезмәтләре, югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри төстә вакцинация узарга тиеш.

Оешмалар җитәкчеләренә 6 декабрьгә кадәр үз хезмәткәрләренең прививканың ике компонентын да кадатуларын тәэмин итү таләбе куела.

“Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән җибәрелергә тиеш. 7 декабрьдән – коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең икенче этабын узмаучылар”, – дип аңлатылган “Татар-информ агентлыгына “Роспотребнадзор” идарәсеннән.

Карар вакцинация узарга ярамаганлыгы документлар нигезендә рәсмиләштерелгән кешеләргә кагылмый. Коллективларда хезмәткәрләрнең 80 проценты (соңгы ярты ел эчендә ковид кичерүчеләрне дә кертеп) прививка ясаткан булырга тиеш.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләргә өйләрендә прививка ясауны оештыру буенча чаралар күрәчәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү