15 октябрьдә “Җәлил укулары” бәйгесе башлана

15 октябрьдә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт биреләчәк. Бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илдә популярлаштыруны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты Ләйсән Исхакова IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә төбәк тарихы белән бәйле яңа номинация булдырылуы турында әйтте

– Быел дүрт номинация өстәлде. Шуның берсе – музей буйлап экскурсия уздыру. Катнашучылар үз җирлекләренең тарихы белән дә кызыксынсын иде, үз төбәгеңнән нинди фронтовик язучы чыккан – шулар хакында да эзләнсен иде», – диде ул. – Шулай ук Җәлилнең әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү, татар һәм рус телләрендә әсәрләрне коллектив башкару, профессионал башкаручылар өчен аерым номинация булдырылды, — диде Ләйсән Исхакова.

Бәйге 3 этаптан тора:

1 этап — Татарстан районнары авылларында, төбәкләрдә һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр;

2 этап — Татарстан районнарында, төбәкләрдә 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында зоналарда (Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш төбәкләре зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона) уздырыла. 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш;

3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көненә туры китереп оештырыла.

Короновирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, бәйге онлайн форматта уздырыла.


Фикер өстәү