Социаль челтәрләрдә Минзәләдә булган һәлакәт алдыннан парашютчыларны төшергән соңгы видео пәйда булды. Анда алар сикерер алдыннан үзләре һәм парашютлары әзер булуы турында хәбәр итәләр.
Видеода төшерүче һәр парашютчы янына килә, ә анда һәркем камерага ничек һәм нинди программа буенча сикерәчәкләре турында әйтә.
«ВТ» хәбәр иүенчә, һәлакәткә очраган L-410 самолетында 22 кеше булган, аларның 16сының гомере өзелгән.
https://www.youtube.com/watch?v=AL0i79QwU2c&t=82s
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat