Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар: Исән чакта кадерен белмәдек

Татар җәмәгатьчелеге күренекле сәясәтче Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты

Бу көзләрдә асыл затларыбыз китә. Соңгы могикан, сәясәттә Тукаебыз, көрәшчебез Фәндәс Сафиуллин да бакыйлыкка күчте. Суверенлык өчен көрәштә алгы сафларда булган көрәшче, Дәүләт Советында декларацияне иң беренче укучы, Милли мәгариф дип җан атучы, Чечня сугышына яшь солдатларны җибәрмәскә дигән карар кабул итүгә ирешүче… Саный китсәң, ул башкарган игелекләрне санап бетергесез…

«Мин китәрмен, халык кала бит»

Китте, хәзер инде кадерен белмәдек дип терсәкне тешлибез. Җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев әнә шул фикердә:

–  Ул безнең, бер караганда, иң кадерле кешеләребезнең берсе, чынбарлыкта исә без аның кадерен белеп бетермәдек. Аның соңгы юбилее, 85 яшьлеге 17 августта булды, шул вакытта ул, шалтыраткан кеше дә, хәлне белгән кеше дә юк, дип әйтеп куйды. Билгеле, ул беркайчан да кычкырып үпкә-рәнҗешен белдерә торган кеше булмады, зарланырга яратмый иде. Ә бит иң кадерле зат булырга тиешле шәхес, ник дигәндә, татар халкы, республика өчен кылган гамәлләре искиткеч зур. Әгәр, туксанынчы еллардан яңа тарихыбыз башланып китте һәм шуннан соң бик зур уңай үзгәрешләр булды, дип әйтәбез икән, монда һичшиксез Фәндәс абыйның роле зур. Чөнки ул тарих Декларация кабул итүдән башланды. Фәндәс абый исә әлеге документны кабул иткәндә иң актив депутатларның берсе булды. Гомумән, ул вакытта ике кеше актив булды – Минтимер Шәймиев һәм депутат Фәндәс Сафиуллин. Референдум үткәргәндә дә, Конституцияне кабул иткәндә дә зур эшләр башкарды. Ул Конституция комиссиясенең әгъзасы иде һәм тәкъдимнәрен дәлилләп үз фикерен үткәрә белде. Аның асыл сыйфаты да шунда: ул ышандыра белә иде. Ни өчен ышандыра, чөнки дәлилле сөйли. Законнарны, тарихны, әдәбиятны бик яхшы белә. Бу өлкәләрдән, дөнья тәҗрибәсеннән мисаллар китерә-китерә сөйли һәм үз артыннан башкаларны ияртә. Чөнки ораторлык осталыгы югары дәрәҗәдә. Ул искиткеч әзерлекле депутат иде. Туфан ага Миңнуллин бу хакта: «Безнең парламентта профессиональ депутат берәү генә, ул да булса Фәндәс Сафиуллин. Калганнарыбыз аның укучылары, өйрәнчекләр, үзешчәннәр», – дип әйткән иде. Ул чынлап та шулай. Егерменче гасырның башында Садри Максудилар булса, безнең заманда шул ук дәрәҗәдә  үзенең фикерен җиткерә, сүзен әйтә алган, гамәлләр кылган депутат – Фәндәс Сафиуллин. Ул сәясәттә Тукай иде.

Без аның белән 24 сентябрьдә, Милләт җыеныннан соң бик озаклап сөйләшеп утырдык. Аның юбилеен да, кылган гамәлләрен дә искә алдык. Шунда ул: «Разил, мин үз язмышым өчен борчылмыйм, яшисен яшәдем, кулдан килгәнен эшләдем. Мине иң борчыганы – милләтебез, туган телебез, милли мәгариф, милли мәктәбебез язмышы. Мин китәрмен, халык кала бит. Аларның язмышы ничек булыр», – диде. Бу аның миңа әйткән иң соңгы сүзләре булды.

Аның асыл холкын ача торган бер мисал. Берзаманны Россия Дәүләт Думасында рус халкы турында закон проекты эшләнде. Ул проектта рус халкының нинди бөек булуы, мәнфәгатьләре, хокуклары турында бик тәфсилләп язылган иде. Әгәр ул кабул ителсә, башка халыклар икенче, өченче генә түгел, белмим, ничәнче сортлы булып калган булырлар иде икән?.. Шуннан соң без берничә фикердәш җыелыштык та, татар халкы турында да шундый ук закон проекты эшләргә булдык. Рус халкы турындагы законны өлге итеп алдык та, аның «Татар халкы турында»гы Законга әверелдердек. Фәндәс абый аны Россия Дәүләт Думасы каравына кертте. Башка республикаларга да шундый ук закон эшләгез дип мөрәҗәгать иттек. Андый хәрәкәт тә башланды. Бер төрле законнар булгач, алар бергә каралырга тиеш иде. Нәтиҗәдә рус халкы турындагы закон автомат рәвештә төшеп калды. Гомер буе Фәндәс абыйның үҗәтлегенә шаккаттым. Әгәр ул бер эшкә алына икән, аны һичшиксез азагына кадәр җиткерә. Әйтик, алтмыштан узгач, ярты ел эчендә аккордеонда уйнарга өйрәнде. Үзенә максат куя икән, ул аны башкарып чыга иде.

«Кабатланмас шәхес иде»

Галим Индус Таһиров аны бәйсезлек өчен җанын фида кылган шәхес дип атады:

– Кабатланмас шәхес иде. Андыйлар элек тә юк дәрәҗәсендә иде, хәзер бөтенләй дә юк. Курыкмас, кыю, республика суверенитетын саклап калу өчен җанын фида кылган кеше… Югары Совет депутаты буларак, туксанынчы елдан башлап, соңыннан Дәүләт Думасы депутаты буларак та шушы изге эшне дәвам итте. Ул – Татарстанның суверенлыгына зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Ул декларация кабул ителгән вакытта үзенең нинди асыл кеше булуын күрсәтә алды. Аның чыгышлары һәрберсе тарихи вакыйга булып язылып калды. Һич икеләнүсез әйтә алам: Фәндәс үзенең эшен уңышлы дәвам итүе аркасында Татарстан суверен республикага әверелде. Декларацияне  кабул иткән вакытта иң актив кешеләрнең берсе булды, кабул ителгәч, Дәүләт Советы сессиясендә чыгып укыды. Мәскәү белән сөйләшүләр вакытында да актив катнашты, нәтиҗәдә тиешле шартнамәне төзи алдык. Шартнамә – халыкара, дәүләтара документ, ул анда ике дәүләт үзара вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсендә бик зур эш эшләде.

 «Исән чакта кадерен белмибез»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, Фәндәс абыйның эше дәвам итәр әле дип өметләнә:

– Бу арада югалтулар бик күп булды. Киләчәктә тагын күпме булыр, бер Алла белә. Яхшы кешеләрне ала тора бит, нишләтәсең… 85 яшь аз гомер түгел, ләкин иртәрәк китте. Ул – көрәшче кеше, хәрби, төгәл кеше. Сүзен үлчәп сөйли торган, мантыйклы кеше иде. Аны «иде» дип сөйләве дә авыр… Азатлык өчен көрәш вакытында, сессиядә, шовинистларга җавап бирү мәсьәләсендә шулкадәр төгәл, ачык фикерле кеше иде. Шуңа күрә аны яратып та бетермәделәр. Аның үзенә каршы оештырылган эшләргә артык исе китмәде, мөмкин булганча эшләвен дәвам итте. Дискриминацион сәясәткә каршы алгы сафларда булды. Мин аның эше дәвам итәр дип уйлыйм.

Уйлап карасаң, безнең беркайчан да кеше кадерләгәнебез юк. Тукай юкка гына «мескен үлеп аңлатмагач» дип язып калдырмаган бит инде. Кеше киткәч, ядкәрләр язабыз, кадерен белмәдек дип аһ итәбез, үзебез һаман исәннәрнең кадерен белмибез. Илһамның (Шакиров. – Ред.) кадере булдымы инде, Әлфия Авзалованы кадерләделәрме? Һәрвакыт өстән кыйнап, өсләреннән әләкләп тордылар. Икесе дә 60 ел җырлаган кеше буларак Гиннессның рекордлар китабына кертергә лаеклылар иде, документ әзерләүче булмады, СССРның халык артисты исеме дә бирелмәде. Фәндәс тә шулар өммәтеннән. Алар мактау өчен, исем өчен эшләмәделәр. Кайберәүләр исем артыннан йөгереп йөри, арткы ишектән дә керәләр, аларга исем кирәк. Фәндәс кебек баһадирлар эш дип янды. Өлкәннәрдән курыкмаска кирәк. Киңәш, тәҗрибә алып калырга кирәк. Мин уйлыйм, Фәндәс абыйның эше дәвам итәр, аның тәэсирендә акыллы, булдыклы сәясәтчеләр тәрбияләнер. Йодрык болгау гына көрәш түгел әле ул, дипломатия, хәйлә, белем, дәрт, мөрәвәтле җан булырга кирәк.

«Милли университет соңгы әманәте булды»

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина соңгы тапкыр очрашу мизгелен, аның әйткән сүзләрен искә алды:

–  22 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессында Аксакаллар шурасының җыены булды. Менә шунда Фәндәс абый белән янәшәдә утырдык. Ул шунда милли университет турындагы фикерен әйтеп калдырды. «Университет ул – безнең хыял. Әгәр аны тормышка ашырмасак, безнең киләчәгебез юк», – диде ул. Шушы очрашу соңгысы булыр дип кем уйлаган?! Икенче көнне мин бик каты авырып киттем, Милләт җыенында катнаша алмадым, Фәндәс абый анда катнашкан икән әле. Хәзер уйлыйм, ул вакытта авыргандыр инде ул, егетлеге белән, дәрт белән йөргәндер. Фәндәс абый гади кеше иде, бервакытта да үзен югары куймады, теләсә нинди темага иркенләп сөйләшеп була иде. Бу – бик зур югалту…

«Фикере ачык, сүзе дөрес, принциплары нык иде»

Соңгы айлар тоташ югалтулардан тора сыман. Алар арасында Фәндәс абыйны югалту бигрәк тә үкенечле. Милләт җыенының беренчесендә дә урынының балконда булып, кирәксезгә калуын белдергән иде инде ул. Бусында да… Акыллылардан курка торган халыкмы икән әллә без? Бу сүзләрне хушлашу мәрасименнән соң язмаска иде дә бит. Исән чакта фикерләрен тыңларга иде… Журналист Зимфира Гыйльметдинова кичкергән хис бүген барыбыз өчен дә уртактыр ул:

– Хәзер алтын чоры, шулай да, барыбер моңсу бу көз. Хәвефле хәбәрләр күп, тынгысызлык, курку, гасабилану. Фәндәс абыйның вафаты хәбәре бар… Соңгы дистәдән артык елда аны очратканда, нигәдер карашны гел җиргә төби идем. Аның дәрәҗәсендәге сәясәтче, фикер иясенең гап-гади пенсионер булып калуында, әйтерсең, мин гаепле.

Мәскәүдән депутат мандатын тапшырып әйләнеп кайткач булса кирәк, ниндидер бер зур бәйрәмдә, Фәндәс абыйны «протокол» зонасына уздырмаганнар. Аның белән бергә булган Туфан абый исемлектән Фәндәс Сафиуллин исемен тапмаган «каравылчы»ларны акылга китерә алмагач, «Алай булгач, мин дә кермим», – дип борылып киткән. Моны Туфан абый сөйләгәннән беләм. Шул сөйләшүдән соң башланды да кебек минем Фәндәс абый алдында уңайсызлануым.

Бернигә дә карамый, рухы сынмады кебек аның. Беркайчан, беркайда зарын ишеткән булмады. Әллә нинди «батырлар» интернетта аноним язып ятканда, ул фикерен һәрчак үз исеменнән язды. Фикере ачык, сүзе дөрес, принциплары нык иде.

Фәндәс Сафиуллин:

Дөньяда һәр нәрсәнең вакыт чиге бар. Җитәр вакыт кояш та сүрелер, җирдә тереклек тә бетәр, соңгы кеше, хайван, үсемлек тә калмас. Бер көнне соңгы микроб та вафат булыр, әмма безнең гасырлар яшисе бар. Шунда безгә исән калырга кирәк. Минем идеалым бар: дөнья беткәндә ике генә кеше исән калса, аларның язмышы бик аянычлы булыр, әмма шул ике кешенең берсе татар булсын иде.

(2016)

Гөлинә Гыймадова

Фото: Татар-информ

 

 

 


Фикер өстәү