Өч кияү белән тормыш: Тинчурин театры яңа театраль сезонында беренче премьерасын тәкъдим итте

Тинчурин театры яңа театраль сезонында беренче премьерасын тәкъдим итте. Театр репертуарын Салават Юзеев пьесасы буенча режиссер Регина Саттарова куйган комедия белән баетмакчылар. Баер өчен дипме шунда, кияү урларга ниятләгәннәр.

Спектакльнең исеме үк Тинчурин театры репертуарындагы «кияүләр» алтын коллекциясен (Рәшит Заһидуллинның «Кияүләр» һәм «Назлы кияү» комедияләре турында сүз бара) «тулыландыра». Кайчандыр Рәшит Заһидуллинның укучысы булган Регина Саттарова «Кияү урлау» әсәренә алынган.

Соңгы һәм изге әманәт тарихы

Сценарийны гади һәм традицион дип әйтергә мөмкин: кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. «Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерәбез!» – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Бу өлешен без күрмибез – мәгълүмати буклетта язылганнарны гына сөйлим. Сәхнәдәге күренешләр Азват бабайның үләренә өч көн калган мизгелдән башлана. Үзе генә калганда, бар да тәртиптә бабайның. Ә янына кеше, бигрәк тә килене килсә, хәтере борчый башлый.

Менә шул карт дустына биргән күптәнге антын искә төшерә. Искә төшерә дә бу йола балаларыннан оныкларына күчәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Әманәт – изге нәрсә! Әмирхан Еникиның Акъәбисе искә төште бу урында. Ата-ананың хакын хаклау – сак кына булса да, Салават Юзеев бу темага да кагылган. Азват бабай балаларын, мин антымны үти алмасам, нәселгә бәхетсезлек яный, дип куркыта. Башта бик карышсалар да, улы белән килене аңларга тырышалар үзен.

Азват бабай ролен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов башкара. Гомумән, соңгы арада куелган пьесаларда бабай образын Зөфәр абыйга туры китереп «тудыралар» кебек тоела башлады. Аксакаллар һәрвакыт кирәк ул, әмма без классик әсәрләрдәге сыйфатлардан китә алмыйбыз сыман…

«Татарча боевик» төшерү тарихы

Татар җырламыйча яши алмый. Кайгы килсә дә, шатлыктан башын күккә бәргәндә дә. «Кияү урлау»да күп тапкыр яңгырады бу фикер. Әлеге комедиянең эскизы Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча  «Алкыш» театраль лаборатория-семинары кысасында күрсәтелде. Ул чакта ук композитор Гөлнара Тимербулатова пьесаның музыкаль өлеше өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде. Гадәттә, спектакльдә яңгыраган җырлар озак кына баш миенә тынгылык бирми. Бу юлы алай булмады.

Җырлы-биюле тагын бер күренеш ике дус – Равил (Зөлфәт Закиров) белән Ривалның (Салават Хәбибуллин) татар кинемотографиясен «күтәргән» чагында булды. Имеш, шәп фильм төшереп, «Оскар» алачаклар. Ләкин бу бүләк күбрәк Равилгә кирәк, шуңа ул күбрәк сикерә дә. Дусты Ривал, килделе-киттеле һәр идеяне хуплап, салам арасында казынып ятуын гына белә. Берзаман икәүләшеп уртак бер фикергә киләләр: татарга боевик кирәк! Сценарий исә болайрак: мылтык тоткан һәм кара битлек кигән кешеләр банкка үтеп керәләр һәм акча урларга тотыналар. Нәрсәсе бар инде моның, диярсез. Ләкин бу – милли боевик, шуңа күрә ахырдан, кем булуына карамастан, бөтен кеше бии башлый. Татарча, әлбәттә. Менә ул – безнең йөзебез! Үзе дә кинорежиссер булган Салават Юзеевтан яхшы гына ирония монысы. Ләкин бу сюжет линиясе шуның белән өзелә, тема дәвам ителми. Бәлки, дәвам итәргә кирәк булгандыр?

Урланган кияүнең гашыйк булу тарихы

Комедия традицион килеп чыккан дип әйткән идем инде. Башына капчык кидерелгән, гәүдәсен бәйләнгән килеш «карак» атка утыртып, күрше авылга алып килгән «кияү» егет «кәләш»енә гашыйк булмаса, мондый фикергә килмәс идем дә, мөгаен. Көлке вакыйга мәхәббәт тарихы тудыра. Ниндидер зур хисләр, илаһи мәхәббәт микән соң инде ул – анысы әйтелми. Ләкин халык башта көлә, аннан соклана. Кассага уңай тәэсир итәр кебек бу әсәр. Галим Әлфәт Закирҗанов та шул фикердә:

– «Кияү урлау» – уен-көлке, халыкчан юморга нигезләнгән спектакль. Ул – кеше психологиясен, аның төрле халәтен ачуга юнәлдерелгән һәм шул ук вакытта тамашачы уенда ниндидер идея, уй-фикер калдырмый торган әсәр. Әлеге спектакльнең эчтәлеген, рухын күпмедер дәрәҗәдә озак еллар Камал театрында барган «Казан егетләре» белән  чагыштырырга мөмкин. Икесе дә – шактый беркатлы әсәрләр. Икенче яктан карасак, безнең тамашачы нәкъ менә шундый уен-көлкеле тамашаларга яратып йөри. Тинчурин театры тәкъдим иткән әлеге спектакльне дә халык яратыр кебек. Халык кына түгел, әлеге әсәрне «Алкыш» театраль лаборатория-семинарына килгән театр тәнкыйтьчеләре куелыш ягын да, актерларның уенын да югары бәяләде. Шәхсән мин бу спектакльне икенче тапкыр барып карамас идем, – диде ул.

Күптән түгел генә Тинчурин театрында баш режиссер вазыйфасына билгеләнгән Туфан Имаметдинов та әсәрнең кимчелекле яклары юк түгел, ди:

– «Кияү урлау» – лабораториядән чыккан эскиз. Әлеге әсәрне репертуарга кертү турында карар кабул ителгәндә дә, пьесаны сәхнәгә чыгарырга әзерләнгән чакта да мин баш режиссер вазыйфасында түгел идем. Шуңа күрә ни өчен нәкъ менә бу әсәр сайлануы турында берни дә әйтә алмыйм. Мондый рухтагы спектакльләр бездә бар югыйсә. Татарда туйдан башка тема юк диярсең. Драматургия ягыннан да кимчелекләр күренә. Әмма әсәрдәге ситуация кызык, тирәнрәк ачылган булса, тагын да яхшырак булыр иде. Драматургия өлешендә булган кимчелекләрне шәп куелыш белән дә «капларга» була үзе. Ләкин режиссер һәм әсәр алдан сайлангач, мин каршы килмәдем. Кешене ышандырганнар бит инде, безнең яктан дөрес булмас иде ул. Аннан соң, тамашачы өчен дә кызыклы әсәр бу, яратып йөрерләр дип уйлыйм.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү