Гарифҗан Мөхәммәтшин: Килер бер көн, безне иң олы, зур кешеләр дип искә алырсыз әле

Шактый еллар белгән, аралашып, хәл белешеп торган кеше турында язу, бер уйлаганда, әллә ни кыен түгел кебек. Бик ансат эш тә диясе килми, чөнки еллар белән бергә кеше дә үзгәрә, башкача уйлый-фикерли башлый һәм ул синең өчен беренче битләре генә ачылган китапка әйләнә.

Балтачта яшәүче Гарифҗан Мөхәммәтшинны белмәгән кеше сирәктер дип уйлыйм. Һич югы аны «Керим әле урманнарга» дигән җыр авторы буларак беләләр. Беренче танышуымда ул  Балтач районы башкарма комитеты рәисе урынбасары иде. Һәм менә күптән түгел яңадан очрашып, иркенләп сөйләшеп утырдык, әмма сүзләребез бик күп калды кебек. Шулай да аның тормышындагы иң истә калган мизгелләрнең кайберләрен языйм әле.

Беренче мизгел

2008  елны өендә булган идем мин аның.  «Тукай фонды» оештыргач, нәкъ менә Гарифҗан абый белән киңәшергә уйладым. Ни кызык, аның капкасы шыр ачык иде.  Бүгенге заманда сирәк очрый торган хәл, элекке кебек ишеккә себерке кыстырып китүләр юк хәзер. Бу очрашуда да сүзне капкадан башладым: «Һаман да бикләмисезме?» – дидем.

«Ә нигә бикләргә? Урлар малым юк, үзебезне күтәреп алып чыгып китмәсләр», – дип көлде Гарифҗан абый.  Ә капка бикләмәүнең үзенә күрә бер сәбәбе бар. Аның йорты автовокзал янында иде. Элек бит юллар начар, автобуслар бик сирәк йөргән. Кайчак автобуска өлгермәүчеләр дә  булган, бигрәк тә авыл кешеләре. Урамда калган кеше кая барсын? Бигрәк тә кышкы, көзге салкын көннәрдә. Шундый кичләрнең берсендә Гарифҗан абыйларның ишеген шакыйлар. Ачса, яшь бала күтәргән ир белән хатын басып тора, ир кыяр-кыймас кына сүз башлый: «Абый, инде унбишенче йортка җиттек, капка ачучы юк. Баланы Казанга бүлнискә алып бара идек, автобуска соңга калдык. Мунчагызда булса да кунып  чыгып булмас микән?» – ди. «Өй барында нинди мунча ул…» Шулай сөйләнә-сөйләнә, Гарифҗан абый тегеләрне өйгә алып керә.  Хатыны Асия апа аш җылытып, нинди нигъмәт бар, шуны өстәлгә куеп, ашатып-эчереп  йокларга яткыра боларны.

Җитәкчеләр арасында бүген мондый кешеләр күп микән, гомумән, бар микән әле дип уйлап куйдым. Ни дисәң дә, аның башкарма комитет рәисе урынбасары булып эшләгән чагы бит бу.

Икенче мизгел

Атеизмның гомере бетеп, диннең кыяр-кыймас кына баш калкыткан чагы. Шул елларда район мәктәпләрендә гарәп теле һәм дин нигезләре буенча сабак бирә башлыйлар. Мондый дәресләр программада юк һәм була да алмый иде әле, шуңа күрә өстә дә, аста да шактый ук тавыш куба. Укытучылар, мәктәп директорлары: «Гарифҗан абый, безне мәктәптән кудыртасың, эшсез калдырасың бит», – дип зар елар дәрәҗәгә җитәләр. Районның мәгариф бүлеге  һәм министрлык: «Сез нәрсә кыланасыз анда, ник закон бозасыз?» – дип бармак яный. «Сез»гә Гарифҗан абый белән Җәлил хәзрәт Фазлыев керә иде. Шул чакта Гарифҗан абый: «Килер бер көн, безне иң олы, зур кешеләр дип искә алырсыз әле», – ди.

Әлбәттә, шау-шу алай тиз генә тынмый әле, хәтта прокуратурага хәтле барып җитә. Ул чакта республика прокуроры Кафил Әмиров була. Гарифҗан абый белән Җәлил хәзрәт үзләре керәләр янына, барысын да тыныч кына аңлаталар. Һәм прокурор аларга: «Барыгыз, тыныч кына эшләгез»,  – ди.

Бүген әлеге вакыйганы, бәлки, искә алучы да юктыр. Ә дин гыйлемен укыту исә шулай тиеш дип кабул ителә.

Өченче мизгел

Арбор авылы егете Гарифҗан  Чепья  авылында урта мәктәпне тәмамлый. Гел «бишле»гә генә укый ул. Инде соңгы имтиханнарны  тапшырып, аттестат алу вакыты җиткәч, мәктәп директоры моңа: «Энем, урыс теленнән иншаны монда тикшергәннән соң Казанга җибәрәсе, тәртибе шундый. Синең иншаң «бишле» куярлык, әлбәттә, әмма татар баласына «бишле» куеп булмый, тәртип шундый. Әгәр сиңа алтын медаль урынына көмешне бирсәк, үпкәләмәссең микән?» – ди. «Мин  медаль алу өчен түгел, белем алу өчен укыдым, үзегезгә карагыз!» – ди егет. Директорга, әлбәттә, үзенә түгел, ә Казанга карарга туры килә. Шулай итеп, Гарифҗанның өлгергәнлек аттестатына бердәнбер «дүртле» кереп оялый.

Мәктәп темасын кузгаткач, Гарифҗан абый сөйләгән тагын бер  вакыйга турында языйм әле. Район, төбәк тарихын өйрәнгәндә ул бер гыйбрәткә тап була. Бу  Арбор авылы кешесе, Мөхәммәткамал Мөзаффаров исеме белән бәйле.  Байда хезмәтче булган шушы фәкыйрь егет, эшләгән акчасын җыеп бара да, нибары сигез гаилә яшәгән Малмыжда татар мәктәбе ача. Шуннан Малмыжда татарлар ишәя башлый. Байда хезмәт иткән  ярлы егеткә мәктәп ачу нигә кирәк булгандыр, шәхсән үзем моңа аңлату таба алмадым.  Ә Гарифҗан абый: «Тарихыбыз гаҗәп бай, әмма таркау хәлдә. Аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле», – дип кенә куйды. Әмма мондый олы хезмәткә үзе дә кереп китәчәк иде әле ул.

Дүртенче мизгел

Коммунистлар партиясе яшәүдән туктап, райком урынына район хакимиятләре оештырылган  чак. Балтач районы хакимиятен шактый еллар Марат Әхмәтов җитәкләде.

Бер көнне социаль-мәдәни мәсьәләләр  буенча үзенең урынбасары булып эшләгән Гарифҗан абыйны кабинетына чакыра бу. Кулында – кайсыдыр районныңмы, шәһәрнеңме энциклопедиясе. «Ә нигә бездә мондый китап юк? Әйдә, галимнәрдән бер иҗат төркеме оештырыйк та эшли башлыйк әле!» – ди. Галимнәрне туплыйлар. Район тарихы буенча эзләнүләр башлана. Тик алар Гарифҗан абый көткән нәтиҗәне бирми.

Уйлашалар, киңәшәләр дә, зур гыйльми хезмәтне  оештыру, башкару Гарифҗан абыйга тапшырыла.  Татарстанның гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Киров өлкәсе архивларында да утыра ул. Балтач заманында хәзерге Киров өлкәсе, элекке Вятка губерниясына кергән  була. Халыктан да бик күп мәгълүматлар җыя Гарифҗан абый.  Нәтиҗәдә дәлилләнгән  вакыйгаларны, язмышларны үзенә  туплаган «Балтач энциклопедиясе» дөнья күрә. Бу – аның беренче китабы. Бүген, шигырь җыентыкларын да кертеп, 21 китабы бар. Инде егерме икенчесен – Салавыч авылы тарихы турыда яза башлаган.

«Шигърияткә вакыт калмый», – дип зарлангандай итә дә, киләчәк буыннарга тарихны калдыра алуы белән горурлана. Сиксән яшьтә бик үк дәртләнеп язып булмавын яшерми ул, тик дөньядан бурычлы булып китәсе килми, ди. Күзләреңдә иҗат ялкыны бар әле, хушлашырга ашыкма, Гарифҗан абый.

Бишенче мизгел

Элек язучылар язгы-көзге кыр эшләре вакытында районнарга чыгалар иде. Балтач җитәкчелеге, Гарифҗан абый әйтмешли, «исемле», өлкән язучыларны чакыра торган булган. Һәм аларның килүе халык өчен зур бәйрәмгә әйләнгән. Аларны, гадәттә, Гарифҗан абый озатып йөргән.

«Бер елны Габдрахман Минский да килгән иде. Мин аның итагатьле, шактый ук шаян сүзле, бик зыялы булуына  шаккаттым», – дип сөйләде Гарифҗан абый. Өч көн буе гәпләшеп йөргәннәр болар. Китәр алдыннан Габдрахман ага: «Үзең дә язасын бит, әйеме?» – дип куйган.

– Язгалыйм.

– Аларны теркәп барасыңмы соң?

– Дәфтәргә язып барам.

– Кая, миңа биреп җибәр әле. Иркенләп укып чыгыйм, кире кайтарырмын.

Габдрахман ага Казанга кайткач укып чыккан дәфтәрне Хәсән Туфанга биргән. Һәм бер көнне Хәсән ага Гарифҗан абыйга үзе шалтыраткан, «Казанга килсәң, миңа кереп чык әле!» –  дигән. Бара бу Казанга, Хәсән ага янына керә. «Йөзе йончыган, алҗыган кебек күренде. Яшел япма бөркәнеп диванда ятып тора иде. Әмма минем белән әллә ничә сәгать буе сөйләшеп утырды», – дип искә ала Гарифҗан абый. Олуг шагыйребез матур сүзләр сөйләп тормаган. Һәр шигырь турысына үз фикерләрен язган. «Мондый шигырьләрне фәлән дә яза ала», – дип тә куйган. «Фәлән» дигәне шигърият тирәсендә әйләнеп йөрүчеләрнең берсе инде, мәгълүм сәбәп аркасында исемен әйтмик, урыны оҗмахта булсын. Хәсән Туфан кулы кергән дәфтәр әле дә саклана.

1985 елда Гарифҗан Мөхәммәтшинның  «Килегез, дусларым!» дигән беренче шигырьләр җыентыгы  чыга, аңа кереш сүзне Хәсән Туфан үзе яза. Күп тә үтми, Гарифҗан абыйга Рөстәм Яхин шалтырата һәм Казанга, фатирына чакыра. Баксаң, ул Гарифҗан абыйның «Керим әле урманнарга» дигән шигырен көйгә салган икән. Шигырне исә аңа әлеге дә баягы Габдрахман Минский тапшырган. Килеп керә егетебез композитор фатирына. Рөстәм Яхин шул  ук йортта яшәүче Хәйдәр Бигичевны да дәшкән. Ул уйный, Хәйдәр җырлый, ә Гарифҗан абый һушлары китеп өнсез кала. «Хәйдәр җилкәмә кулын куйгач кына аңыма килдем», – дип искә ала ул. Рөстәм Яхин исә:   «Гарифҗан энем, җырның көе шигырьнең үзендә була ул, композитор аны эзләп табып җайга гына сала», – ди. Бөегебезнең бу сүзләрен гомергә онытмый Гарифҗан абый.

Шәхсән үзем әлеге шигырьгә башка көй, бу көйгә башка шигырь язып булмый дигән фикердә.   Шулай да телевидениегә язылыр алдыннан шигырьне бераз үзгәртәләр. Художество советы әгъзаларының берсе: «Кара» дигән сүзләр артык күп, алай ярамый», – ди. Шулай итеп, һәр куплеты «керим әле урманнарга, урманның карасына…» дип башланган җыр хәзер «Керим әле урманнарга, урманнар арасына..» дип җырлана. Ә Гарифҗан абый: «Урман арасына керү ничек була икән соң ул?» – дип аптырый.

Менә без Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тормыш юлын бераз «нечкәләп» алдык. Тишек бишмәт белән авылдан чыгып китеп, үз көче, үз таланты белән үз язмышын ясаган кеше ул. Хәер, чын талантка арттан этү кирәк тә түгел. Талант һәрвакыт үзенә юл таба. Исән бул, Гарифҗан абый, эшлисе эшләрең, ай-һай, күп әле.

 Риман Гыйлемханов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү