QR-кодның дөреслеген паспорт белән расларга кирәк

Коронавирустан вакцинация турында QR-кодны тикшергәндә паспорт яки транспорт йөртү таныклыгы кирәк.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итүенчә, QR-кодның чыннан да шул кешенеке булуын документ белән расларга кирәк булачак.

«QR-кодны паспорт белән туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр, чөнки аны кешеләр бер-берсенә җибәреп кенә ятачак. Паспорт булмаса, транспорт йөртү таныклыгы да ярый», –  дип белдерде Марина Патяшина.


Фикер өстәү