Роспотребнадзор: чит кеше QR-кодларын кулланучыларга 80 мең сумга кадәр штраф яный

Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә коронавируска каршы вакциналаштыру турында чит кеше QR-кодларын кулланучыларны нинди җәза көтүе турында сөйләделәр.

Мондый кешеләргә 80 мең сумга кадәр штраф, шулай ук ярты елга арест яки ике елга кадәр мәҗбүри эш яный.

Чит яки ялган QR-код кулланган өчен татарстанлыларны Җинаять Кодексының 327 маддәсе – «ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, печатьләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнешкә кертү»  маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.


Фикер өстәү