Минзәләдә авиаһәлакәттә үлүчеләрнең мәетләре гаиләләренә тапшырылган, компенсацияләр түләнә башлаган

Минзәлә янында авиаһәлакәттә һәлак булганнарны тану процедурасы тәмамланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 16 мәетнең барысы да ачыкланган һәм һәлак булганнарның гаиләләренә тапшырылган.

Республика Хөкүмәте авиаһәлакәттә вафат булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә компенсацияләр түли башлаган. Һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча түләнә. Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килгән кешеләргә түләү күләме 400 мең сум тәшкил итә, ә җиңел җәрәхәтләр алган кешеләргә 100әр мең сум түләнәчәк. Кешеләрнең бер өлеше акча алган да инде.

Лилия Галимова мәетләрне күмәсе урынга илтүдә һәм җирләүне оештыруда ярдәм күрсәтелүен дә әйтте.


Фикер өстәү