Путин үзенең нигә йөткерүен аңлаткан

Россия Президенты Владимир Путин үзенең йөткерү сәбәбен аңлатып, үзенең чирләмәве турында белдергән. Бу хакта ул Россия Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмәсендә сөйләп үткән.

“Валенина Ивановна (Матвиенко турында сүз – ред.) борчылмагыз, барысы да әйбәт. COVID-19га гына түгел, башка инфекцияләргә дә көн саен диярлек тест алып торалар. Барысы да яхшы. Суыкта күбрәк булырга туры килде – бары шул гына”. – дигән Путин, Федерация Советы Рәисе Президентның йөткереп торуына бәйле борчылуын белдергәч.

Путин барлык коллегаларына саулык-сәламәтлек теләгәннән соң, аларның һәммәсенең дә вакцинация узганлыгы турында белүен, ләкин ревакцинацияне дә вакытында ясатырга кирәклеген искәрткән. Аның әйтүенчә, чирдән курыкмыйча, бөтен көчеңне биреп, тыныч кына эшләү өчен кирәк бу.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Путин үзенең даирәсендә чирләүчеләр белән аралашса да, COVID-19 йоктырмаганлыгы турында сөйләгән иде. Гомумән, дәүләт башлыгы үзенең ковидтан чирләмәячәгенә исәп тота.


Путин үзенең нигә йөткерүен аңлаткан” язмасына фикерләр

Фикер өстәү