Еллар ничек килер бит?! Дәүләт Советында киләсе елларга бюджет турында сөйләштеләр

Парламентта 2022 елга һәм 2023–2024 елгы план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты белән таныштылар. Бу әле танышуның башы гына. Проект парламент комитетларында да тикшерелеп, октябрь ахырында узачак сессия утырышында кабул ителергә тиеш.

Ә хәзергә ул фаразлауны хәтерләтә. Парламент эшчәнлегеннән көлебрәк язу булып аңлашылмасын, бюджет турындагы закон шактый ук авыр чорда кабул ителә.
Без мәктәптә укыган елларда чыккан бер мәзәк искә төште әле. Бөтен биналарның утын ягып җылытыла торган чагы бу. Мәктәп директоры бер белгечтән: «Әйтә алмассыңмы, бу кышка ничә кубометр утын кирәк булыр икән?» – дип сорый.

– Күпме мәйданны җылытасың бит?! – ди белгеч.
– Фәлән хәтле мәйданны.
– Нинди утын ягасың бит?!
– Мәсәлән, каен утыны.

Белгеч бераз гына уйланып торган да: «Кышы нинди килә бит?!» – дип әйтеп куйган ди.
Шундыйрак фикерләр парламент тыңлауларында да яңгырады, бу табигый да. Татарстан бюджеты Россия, бөтен дөнья икътисадының торышы белән бәйле. Пандемия зәхмәте үз эшен эшли тора, алда ни буласын тәгаен генә берәү дә әйтә алмый. Бу урында «шуңа да карамастан» дигән сүзләр әйтеп куясы килә. Өметле сүзләр чыгышларда да яңгырады. Мәсәлән, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «дөнья икътисадында билгесезлек» дип сүз башласа да, Россия икътисадында һәм, әлбәттә, бездә дә үсеш күзәтелүен әйтеп күңелне тынычландырды. Дөрес, һава шартлары начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы шактый зыян күрде. Әмма, гомумән алганда, хәлләр утырып еларлык түгел. Бюджет проекты фаразларга нигезләнсә дә, әлеге фаразлар ниндидер утопия түгел, ә тормышка ашарлык.

Тулай төбәк продукциясен җитештерү 2022 елда – 3,6 процентка, 2023 елда – 3,1, 2024 елда 3,4 процентка үсәр дип көтелә. Реаль хезмәт хакы киләсе елда 2,7 процентка, 2023–2024 елларда 2,9 процентка артачак ди. Ә инфляция фаразлау чорында ел саен 104,0% булыр диләр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов инвестиция кертүне, экспортка тауар җитештерүне арттыру мәсьәләләрен дә күтәрде, сәнәгать парклары эшчәнлеге турында әйтергә дә онытмады. Кыскасы, министр, һәр тармакта файдаланып бетермәгән мөмкинчелекләр бар, дигән фикердә. Электрон сәүдәне дә арттырырга кирәк, быелның 6 аенда ваклап сату сәүдәсендә аның өлеше 4,4 процент кына булган.
Министр, киләсе елга җан башына реаль керем 103,1 проценетка артырга тиеш, дигән иде. Акча мәсьәләсендә депутатлар дәшмичә кала алмады. Хафиз Миргалимов күптән түгел 18 районны йөреп чыккан. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум тирәсе булуына халык ышанмый икән. «Кайда, күрсәтегез, кем ала шундый акча?» – дип әйтеп әйтәләр ди. Хафиз иптәш, ипотека түләп бара алмаучылар да шактый, социаль торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип тә өстәде.

Мидхәт әфәнде әйтүенчә, уртача хезмәт хакы – бөтен тармаклар буенча төгәл анализ ясау нәтиҗәсе. Авыл җирендә хезмәт хакының түбән булуын яшермәде министр. Шул ук вакытта сәнәгать парклары эшен җанландыру кирәклеген тагын бер кат искә төшерде, эш тә, акча да булыр, диде. Ә ипотека түләүгә килгәндә, аерым очраклар буенча тәгаен генә сөйләшү кирәк дип саный.
Шактый булды министрга сораулар. Николай Рыбушкин, мәсәлән, Казан бистәләрендә яшәү өчен шартларның җитенкерәмәвен әйтте һәм, «Шәһәр бистәләре» дигән республика программасы кирәк, диде. Мидхәт әфәнде исә бистәләрдә илкүләм проектлар кысасында эш баруын әйтеп, депутатны бераз тынычландырды.

Таһир Һадиев яшелчәләргә бәянең ике-өч тапкыр артуыннан риза-бәхил түгел иде. Министр әйтүенчә, бу хәл – «сезонлы фактор», ә ярминкәләр әлеге мәсьәләне хәл итүгә булыша.
Депутатлар укытучыларның, бакча тәрбиячеләренең хезмәт хакы түбән булуыннан да зарландылар һәм бу мәсьәләләр белән тармак министрлыгы шөгыльләнүе турында җавап алдылар.
Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышы да өмет вәгъдә итә. Бюджет керемнәре һәм чыгымнары 2022 елга быелгы ел белән чагыштырганда артырга тиеш. Шул ук вакытта бюджет кытлыгы да арта. 2022 елга 10939042,6 мең, 2023 нче елга 12693237,9 мең, 2024 елга 13959058,0 мең дип фаразлана. Мондый арту кайбер депутатларда канәгатьсезлек уятты. «Ә ни өчен Россия бюджеты профицит белән?» – диештеләр. Баксаң, бездә бюджет кытлыгын каплау чыганаклары бар икән. Димәк, кайгырырлык сәбәп юк. Бөтен булган акчаны чыгарып селкү шулай ук әйбәт түгел инде ул.

Ә бюджет проекты, министр әйтүенчә, «социаль йөзле». Төгәлрәк әйтсәк, бюджет чыгымнарының 80 проценты диярлек социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә тотылачак.
Язманы шундый «күңелле сан» белән тәмамлап торыйк. Әмма, ни генә әйтсәк тә, депутатлар һәм җитәкчеләр күңелендә «Алдагы еллар ничек килер бит?!» дигән шикле уйлар калды әле.

Риман Гыйлемханов


Еллар ничек килер бит?! Дәүләт Советында киләсе елларга бюджет турында сөйләштеләр” язмасына фикерләр

  1. Агропаркта иртэ иртук бэрэнге бэясе 18 тэнкэ… Э 7 дэ 35 сум…… Ник шулай мыскыл итэсез. Халыкны!

Җавап Отменить ответ