Диетолог: Файдалы, әмма кыйммәтле ризыкларны арзанлыракларына да алыштырырга мөмкин

Россия диетологы Альбина Комиссарова кыйммәтле ризыкларны арзанлырак нинди ризыкларга алыштырып булуын аңлаткан. Инстаграмдагы аккаунтында сәламәтлек өчен файдалы, тәмле, “сәламәт”, шул ук вакытта арзанлы да ризыклар белән туклану ысулларына өйрәткән ул.

Табиб әйтүенчә, ил халкының күпчелеге, “сәламәт ризык – кыйммәтле ризык”, дигән фикердә. Әмма ул моның уйдырма гына икәнлеген әйтеп, кыйммәтле ризыкларны бик рәхәтләнеп очсызлыракларына да алыштырырга мөмккин булуы турында язган.

Диетолог сәламәтлек өчен, “сәламәт” туклану өчен мөһим ярма сыйфатында кыйммәтле кыргый дөге яки киноа урынына арзанлырак булгурга, карабодай, арпа, солы, тары яки борайга өстенлек бирергә киңәш иткән. Ул шулай ук тупас оннан пешерелгән икмәкне, озак пешә торган солы, арпа, арыш лачауларын (хлопья), шулай ук “хлебцы”ны күбрәк кулланырга кушкан.

Табиб омега-3 кислотасына бай кыйммәтле кызыл балыкны сельдька, сардина, скумбрия, сибас, камбала, диңгез алабугасына (окунь), шулай ук диңгез продуктлары: медиа һәм кальмарга алыштыруның хәерлерәк булуын әйткән. Майга килгәндә, кыздыру өчен – чистартылган сыек май яки терлек мае, салат өчен – чистартылмаган май әйбәтрәк, дигән.

Комиссарова шулай ук, яшелчә, җиләк-җимешне да даими ашарга кирәк, чөнки алар витаминга, клетчаткага бай, дип өстәгән. Сезонлы продуктлар әйбәтрәк: алар очсызрак һәм файдалырак. Катырып куелган яшелчә, җиләк-җимештән дә йөз чөермәскә кирәк, чөнки алар өлгереп җитешкән чорда җыеп алынган, шул ук вакытта “свежий”ларына караганда күпкә очсызга төшә, дип искәртеп үткән ул.
Диетолог басым ясап әйткәнчә, кокос шикәре яки шомырт оны кебек “суперризык”ларга кызыкмаска кирәк. Аның әйтүенчә, бу продуктларның өстенлекләре – юк дәрәҗәсендә, ә бәяләре…

Моңа кадәр Комиссарова “сәламәт” туклану турында биш уйдырманың асылын ачып салган булган. Әйтик, ул, ашыйсы килмәсә, иртән ашамаска киңәш иткән, төнгә каршы углеводлы ризыкларны да ашарга мөмкин, дигән.


Фикер өстәү