Ишетелмәс канат кагышлары: Татарстанда кош гриппы таралу куркынычы арта

Бүген Татарстанда кош гриппы, башка йогышлы авырулар буенча хәлләр тотрыклы, ләкин бу әле иркен суларга ярый, дигән сүз түгел. Чөнки башка төбәкләрдә хәлләр катлаулы. Узган атнада гына күршедәге Башкортстанның Туймазы районында кош гриппы теркәлде. Ә аны республиканың Ютазы районыннан берничә чакрым гына аерып тора. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов журналистлар белән очрашканда аннан саклану кагыйдәләрен искә төшерде.

– Көз һәм яз көннәрендә эпизоотик хәл йогышлы авырулар белән катлаулана. Бу күчмә кошларның, кыргый җәнлекләрнең күчүе белән бәйле. Безне бигрәк тә Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы белән бәйле вазгыять борчый. Әлеге авырулар бик тиз тарала һәм аларны дәвалап булмый, ул шуның белән дә катлаулы, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Ел башыннан Россиянең 12 төбәгендә кош гриппының 22 очрагы теркәлгән. Аларның 10ы  кыргый табигатьтә булса, 12се – йорт кошлары арасында. Инде октябрьдә генә дә 7 очрак теркәлгән.

Хәтерегездә булса, узган елның нәкъ шушы вакытларында республиканың дүрт районында (Мөслим, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән) кош гриппының 5 очрагы теркәлде. Ул чагында фермер хуҗалыклары һәм бер эре предприятие зыян күрде. Матди зыян бик зур, әлбәттә. Шәхси хуҗалыкларга да сак булырга кирәклеген искәртте баш ветеринар.

– Әгәр бүген кошларыгыз үсеп җиткән икән, аларны суеп, урнаштырып куегыз. Хәзер барыбызда да зур суыткычлар бар. Шунда тутырып куярга була. Авыру эләктереп, әрәм булганчы, вакытында эш итеп куюың күпкә яхшы. Өлгермәгән булса, ябык режимга күчерегез, чыгарып йөртмәгез. Зур фермер хуҗалыкларының үзләренең ясалма сулыклары бар. Кыргый кошлар гадәттә шушы күлләргә төшә. Шуңа күрә казларны сулыкларга чыгаруны тыярга кирәк. Бу чор тагын бер ай дәвам итәчәк. Республикада 10 меңгә кадәр кош-корт асраучы хуҗалык бар. Аларны ябык территориядә саклау авыр, әлбәттә. Әмма кыргый кошлар белән контакт нәкъ менә шушы сулыкларда була, – дип кисәтте Алмаз Хисаметдинов. – Узган ел җәй буе асрап, көзен акча эшләргә планлаштырган хуҗалыклар бернисез калды. Әлбәттә, дәүләт ярдәм итте. Тик аның ярдәменә генә өметләнергә ярамый. Үзебезгә шушы саклык чараларын күрергә кирәк.

Моңа кадәр кош гриппының кешеләргә йогу очраклары билгеле түгел иде. Ләкин шушы көннәрдә Кытайда әнә шундый бер очрак теркәлүе турында хәбәр таралды. Ләкин бу, Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча,  аерым бер төр штаммнарга гына кагыла. Ә аларның безнең территориядә теркәлгәне юк. Шуңа күрә ул халыкны тынычландырырга ашыкты.

– Әлегә моннан куркырга иртәрәк. Бу вирус бездә юк, ләкин ул штамм ачыкланган очракта, хезмәткәрләрне саклану чаралары белән тәэмин итәчәкбез, – диде ул.

Ветеринарлар алыпсатарлар белән дә эш алып бара. Елга ике тапкыр очрашып, сөйләшәләр. Ләкин арада намуссыз эшкуарлар да очрый икән. Шуңа күрә документларын сорарга онытмагыз.

4 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр кыр үрдәкләрен ату сезоны бара. Атылган кошлар да лабораторияләрдә тикшерелә. Әлегә аларда авырулар булуы расланмаган.

– Татарстан – күпләп терлек асрый торган төбәк. Шуңа күрә безнең аша күп күләмдә  ит продукциясе уза. Аларның һәркайсы шулай ук лабораторияләрдә тикшерелә. Бу – зур һәм чыгымлы эш. Кайвакыт йогышлы авырулар булган продукция дә эләгә, – диде Алмаз Хисаметдинов.

Бүген республикада 15 миллионнан артык кош-корт бар. Аларның якынча 1,5 миллионы шәхси хуҗалыкларда тотыла.

Җитәкче Африка дуңгыз чумасы авыруына да аерым тукталды. Әлеге вакытта Россиядә бу авыруның 215 очрагы теркәлгән. Аларның 70е кыргый кабаннарда очраса, 145е йорт дуңгызларында теркәлгән.

– Узган ел белән чагыштырганда, вазгыять җиңел түгел, – диде ул. – Эре предприятиеләр, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда продукция аша йоктыру куркынычы зур. Авыру продукция төрле төбәкләрдә таратылган.

– Әлеге авыру эләккән очракта, хайваннар тиз арада үлә. Вакцинация дә, дәвалану да, профилактика да юк. Авыру хәтта үлгән хайваннар аша да күчәргә мөмкин, – дип искәртте җитәкче.

Авыруны таратмау максатыннан, республикада кыргый кабаннарны ату эшләре алып барыла. Атылган һәр кабаннан анализ алынып, алар шулай ук лабораторияләрдә тикшерелә.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү